21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде
Әлеге көнгә карата Яңа Иванаево китапханәсендә чара булып үткән.
Балалар бәйрәм тарихы турында белгәннәр, һәр халыкка туган теле ничек кадерле булуы турында сөйләгәннәр, ТР да күпчелек халык өчен рус һәм татар телләре туган тел булуын искә төшергәннәр, сүзлекләр белән танышканнар, китап турында таныш булган мәкальләр һәм афоризмнарны ахыргача әйтергә тырышканнар, телләр һәм халык традицияләре белән бәйле табышмакларны – әйтемнәрне искә алганнар. Чара барышында күренекле шәхесләрнең туган тел турындагы шигырьләре яңгыраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев