Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Аю хезмәте“ беркемгә дә кирәкми

22 гыйнварда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган зур педагогик киңәшмәдә укуның I яртыеллык нәтиҗәләренә йомгак ясалды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та катнашты. Педагоглар киңәшмәсе районда белем бирү өлкәсендә уңышлар булуын күрсәтте, шулай да тәнкыйтьләр дә шактый булды. Башта белем бирү учреждениеләре буенча...

22 гыйнварда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган зур педагогик киңәшмәдә укуның I яртыеллык нәтиҗәләренә йомгак ясалды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та катнашты. Педагоглар киңәшмәсе районда белем бирү өлкәсендә уңышлар булуын күрсәтте, шулай да тәнкыйтьләр дә шактый булды.
Башта белем бирү учреждениеләре буенча бюджетның үтәлешенә анализ ясалды, аннан Әдәмсә урта мәктәбе белән Шахмай балалар бакчасы үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеге хакында хисап тоттылар. Укуның 1 яртыеллыгында барлык белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген үзенең докладында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев чагылдырды. Мәктәпләрнең көндәлек эше нисбәтеннән ул болай диде: -Мәктәп кичке сәгать 6 да ябылырга тиеш, кайдадыр түгәрәкләр эшли, консультация, факультатив үткәрелә, кайбер мәктәпләр дәрес бетүгә мәктәпне бикләп куялар. Хәзер ныклап торып хәзерләнергә һәм укытучыларны укучылар белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Кемнең эшлисе килми, башка укытучы алырбыз. РМБ-нә башка районнардан эш эзләп, эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак.
Киңәшмәдә бирелә торган белемнең сыйфатына зур игътибар бирелде, фән олимпиадаларында җиңү, ДЙА (ОГЭ) һәм БДИ (ЕГЭ)ның сынау имтиханнары нәтиҗәләре моңа дәлил булып тора. Бөтенрәсәй күләмендә үткән фән олимпиадаларының муниципаль этабында 17 фәннән 574 укучы катнашты, 19-ы - җиңү, 48-се - призлы урыннар яулады. Физика, технология, хокук, география, химия, икътисад фәннәреннән район туры олимпиадаларында җиңүчеләр юк. Бу начар хәзерләнү сәбәпле бу фәннәрдән укучыларның белеме сайрак булуны күрсәтә. Район туры нәтиҗәләре буенча республика этабына нибары 5 укучы узды, берсе - экология, дүртесе физкультура буенча.
-Үзегезгә кадрлар эзләгез. Сез кайсы фәннең сезнең мәктәптә начар укытылуын әйбәт беләсез. Бу педагогларның балаларга нинди белем бирүен дә. Күрше районнан укытучылар алып килеп укытасызмы, тик мәктәбегездә бу фәннең тиешенчә укытылуына ирешергә тиешсез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк.
ДЙА-нең сынап карау имтиханы нәтиҗәләре бик начар. Кайбер мәктәпләр ДЙА буенча рейтингның югары баскычында торсалар, хәзер төшкәннәр. Иң проблемалы фән - математика. Шушы фәннәр ДЙА нәтиҗәләре буенча чаң кагарга кирәк: 9 сыйныфта укучы 182 баланың 40-гы (22%) потенциаль икеле капчыгы, алар минималь чикне (8 балл) дә үтә алмаганнар, нибары 25 укучы 8 балл җыйган. Шулай итеп, 65 укучы (35%) хәвеф төркемендә. Математикадан сынау БДИ буенча 11 сыйныфларда уртача балл - 45,1, бу узган елгысыннан бераз югарырак, тик 4 укучы минималь чикне уза алмаган, 7-се - көчкә узган.
Сынау БДИ һәм ДЙА эшләрен тикшергәндә кайбер педагогларның балларны арттырып куюлары да ачыкланган. "Әрләмәсеннәр генә, дип эш иттек", - дип аңлаталар алар.
-Сынау имтиханнары чын белемне ачыклау өчен үткәрелә дә, ялган белешмә беркемгә дә кирәкми, - диделәр киңәшмәдә. -Быел 9 сыйныфларда дәүләт аттестациясе үткәрү катгыйлана - видеоязма һәм тимер рамкалар кулланылачак, ә 11 сыйныфларда имтиханнар он-лайн режимында үткәреләчәк. Безнең максат - бүгенгесе көнгә укучыларның белем дәрәҗәсен ачыклау, аннан шуның өстендә эшләү. Ялган күрсәткечләр белән "аю хезмәте" беркемгә дә кирәкми, балаларга бигрәк тә.
Мәктәп җитәкчеләренә хәвеф төркеменә керүче укучылар белән эшне көчәйтү, алар белән аерым консультацияләр үткәрү, андый балаларның консультациягә йөрүләренә аерым контроль оештыру тәкъдим ителде. Чыгарылыш сыйныфларда эшләүче математика укытучыларына сынау ДЙА нәтиҗәләрен җентекләп тикшерергә, анализларга, укучыларның нәрсәне белмәүләрен ачыклап, аны бетерү өстендә эшләргә кирәк, диелде.
Мәктәпләрдә, сыйныфларда үзләре сынау имтиханнары, объектив тестлар өстендә эшләп карарга, сыйныф җитәкчеләренә ата-аналар җыелышлары үткәреп, аларга ДЙА һәм БДИ нәтиҗәләре турында мәгълүматлар җиткерү тәкъдим ителде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев