Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балачак бәйрәме бик матур узды

1 июньдә Яңа Чишмәдә "Балачак салават күпере" бәйрәмендә олимпиадаларда, күргәзмәләрдә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган 120 дән артык бала Дипломнар, Мактау грамоталары, премияләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Уку алдынгылары: Миләүшә Рамазанова, Диана Козлова, Айтан Мамедов, Әхтәм Хөснуллин (Яңа Чишмә гимназиясеннән) һәм Никита Кузнецов (Яңа Чишмә урта мәктәбе) район башлыгы Вячеслав Козлов грантына ия булдылар.
Өч укучы: Софья Хорькова (гимназия), Марина Макарова (урта мәктәп) һәм Рәмизә Хөсәенова (Тубылгы Тау мәктәбе) - тәрбия өлкәсендә иң әйбәте дип аталдылар. Алар ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновтан Мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар.
Балачакка багышланган бәйрәм чаралары Балалар сәнгать мәктәбенә барудан башланды. Балалар сәнгать мәктәбе барлык балалар өчен дә киң итеп ишекләрен ачты, үз эшчәнлеге турында сөйләде, педагоглар һәм төрле музыка уен кораллары белән таныштырды. Аннан соң балалар район музеенда һәм Халыклар дуслыгы йортында булдылар, анда алар өчен танып белү буенча кызыклы экскурсияләр оештырылды. Район китапханәсендә күңелле викториналар һәм уен-бәйгеләр узды. Ә район мәдәният йортының тамаша залында бушлай мультфильм күрсәтелде. РМЙ-да "Балачакка чикләр юк" фестивале кысаларында концерт программасыннан соң конкурслар үткәрелде. "Чәч толымы - кызлар матурлыгы" конкурсында яшь чәчтарашлар - район мәктәпләрендә укучы кызлар матур чәч каптыргычлар кулланып модель-кызларның чәчләрен үрү сәнгатен күрсәттеләр. Бу конкурс белән беррәттән сабын куыкларыннан чын шоу барды, кайбер мәктәп командалары төрле үлчәмдәге куыклардан мини-тамаша күрсәттеләр.
Шунда ук "Көн коктейле" конкурсы оештырылды, иң тәмле балалар эчемлеген теләүчеләр татып та карый алды. Тамашачылар һәм жюри хөкеменә алкогольсез мохито, сөтле коктейль һәм җиләк-җимеш соклары һ.б. тәкъдим ителде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр, 2 һәм 3 нче урыннарны яулаучылар билгеләнде, аларны традиция буенча Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләделәр.
- Көн бик матур булмаса да, бәйрәм күңелле узды һәм без канәгать калдык, - диделәр балалар.
Һава торышы бүләкләү тантанасына да комачауламады: иң җаваплы мизгелдә сәхнәдә ут сүнде. Тик балалар югалып калмадылар, телефоннарындагы фонарьларын кабыздылар. Сәхнәне һәм бүләкләнүчеләрне яктыртып, балалар оештыручыларга бүләкләү мизгелләрен матур итеп, тиешенчә үткәрү мөмкинлеге тудырдылар. Афәрин, балалар! Яңа Чишмә башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, социаль яклау, мәдәният бүлекләре һәм Балалар сәнгать мәктәбе дә нык тырышканнар. Районның өлкән кешеләре һәм балалар Татар Әдәмсәсе авылыннан Рәүф Әдһәм улы Юнысовка "Яңа Чишмә районының яшь уйлап табучылары һәм рационализаторлары" конкурсын оештырган һәм үткәргән өчен аеруча рәхмәтле.
- Шундый кешеләр гомер-гомергә үзләренең гамәлләре, казанышлары белән туган якларын данлап, авылдашлары өчен үрнәк булдылар, - дип сөйли РМБ методисты Евгения Янова.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев