Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Балалар крайны өйрәнү музеенда

Бүген безгә Бөек Ватан сугышы елларында җиңү яулаган ветераннарыбыз өчен балаларда горурлык хисен тәрбияләргә кирәк, менә шул чакта гына алар халык традицияләрен саклаучы, үз Ватаннарын яратучы, яхшы күңелле кешеләр булып үсәчәкләр.

Әлеге максаттан крайны өйрәнү музеенда "Ландыш" балалар бакчасыннан килгән балалар өчен күңелле һәм танып белү экскурсиясе булып үтте.
- Балалар экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, - диде музей хезмәткәре Галина Желткова, - алар игътибарына казу эшләре барышында табылган (сугыш барган урыннарда: Орлов өлкәсе, Ленинград өлкәсенең "Үлем" Үзәнлеге, Ржев шәһәре) экспонатлар тәкъдим ителде, шулай ук Мидхәт Газыймовның "Алар җиңү яулап кайттылар", "Вернуть долг памяти", һ.б. китаплар белән дә таныштылар.
- Музей залы буйлап үткәндә балаларны Яңа Чишмә районыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләре һәм медальләре, шәхси куллану әйберләре, документлары һәм башка бик күп нәрсәләр кызыксындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев