Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бурыч – тормыш күнекмәләре алырга өйрәтү

Балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләрендә балаларның җәмгыятьтә тормыш шартларына яраклашуны кыенлаштырган һәм яшүсмерләрне тәртибе тайпылуда зур роль уйнаган агрессивлык проблемасы мөһим урын тота. Быел район мәктәпләрендә психологның укучылар белән "Тормыш күнекмәләре алабыз" дигән программа буенча эше аеруча актуальлек ала бара. 19 ноябрьдә шушы программа буенча эш КДН рәисе Валентина Семеняк,...

Балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләрендә балаларның җәмгыятьтә тормыш шартларына яраклашуны кыенлаштырган һәм яшүсмерләрне тәртибе тайпылуда зур роль уйнаган агрессивлык проблемасы мөһим урын тота.
Быел район мәктәпләрендә психологның укучылар белән "Тормыш күнекмәләре алабыз" дигән программа буенча эше аеруча актуальлек ала бара.
19 ноябрьдә шушы программа буенча эш КДН рәисе Валентина Семеняк, мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев катнашында район мәктәпләренең берсендә күрсәтелде; укучылар белән алып барылган ышанычлы әңгәмәдә аларның проблемаларын аңларга тырыштылар.
РМБ психологы Любовь Хорькова балалар белән яшүсмерләрнең агрессивлыгын һәм башка тискәре сыйфатларын ачыклауга тест үткәрде. -Тест узган ун бала арасыннан (гадәти укучылар) ике баланың үз-үзенә куйган бәясе түбән булды, өч укучының агрессивлыгы ярылып ятуы ачыкланды. Хәзер аларның һәрберсе белән аерым эш алып барылачак, - диде психолог.
-Димәк, тест узган балаларның яртысы сездә исәптә торачак. Унның бишесе - хәзерге заманда күпме әллә нормальмы?
-Бу бер дә нормаль түгел. Имтиханнар, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәт, шәхси куркынычсызлык турында кайгырту, ата-аналар белән булган бәхәсләр - балаларда стресс өчен сәбәпләр байтак. Һәм аларны үз эмоцияләрен аңларга, төрле хәлләргә дөрес итеп реакция ясарга, борчылу һәм киеренкелекне бетерергә өйрәтергә кирәк. Әлеге максаттан без балалар белән "Кыен хәлләр. Дөрес юлны ничек табарга" темасына тренинг үткәрәбез. Һәр балага ничек итеп проблеманы - кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәм җан тынычлыгы табарга кирәклеге турында рекомендацияләр бирәбез.
-РМБ дә психолог бер генә, райондагы барлык укучыларны да ничек итеп карап-күзәтеп бетерәсез?
-Һәр мәктәптә психолог белеме булган укытучылар бар, без алар белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X