Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Директор, синең исемең белән горур туган мәктәбең!

Райондагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе - Яңа Чишмә гимназиясе, аңа быел 90 ел тула.

ДУНАЕВ Сергей Николаевич

Ул мәктәпне 1961 елның августыннан 1964 елның гыйнварына кадәр җитәкли, ә аның хезмәт кенәгәсендә Яңа Чишмә районы мәгариф учреждениеләре белән 14 ел җитәкчелек иткән, диелә.

1921 елның 27 сентябрендә Яңа Иванаево авылында туган. Ул гаиләдәге 8 баланың олысы булган. 1934 елда туган авылында җидееллыкны, 1937 елда Чистайда 1 нче номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1937 елның августыннан Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1939 елның сентябреннән Кызыл Армиядә Байкал аръягында хезмәт итә. 1943 елдан фронтта. Сугышны 1945 елның 9 маенда Прагада Рыбалка танк армиясе составында тәмамлый. Аннары Ерак Көнчыгыш фронтында сугыша. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан өчен 2 нче дәрәҗә Кызыл Йолдыз һәм «За отвагу», «За боевые заслуги», «За взятие Вены», «За освобождение Праги», «За победу над Германией», «За победу над Японией» медальләре белән бүләкләнгән. Демобилизациядән соң 1946 елда Петропавел җидееллык мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.

Ике елдан соң КПССның Яңа Чишмә район комитеты парткабинеты мөдире вазыйфасына күчерелә, анда дүрт ел хезмәт куя. 1951 елда читтән торып «Тарих һәм конституция» белгечлеге буенча Казан укытучылар институтын тәмамлый. 1952 елның июленнән 1953 елның августына кадәр КПССның Яңа Чишмә РК пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Аннары КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы республика партия мәктәбенең тыңлаучысы булып тора.

1954 елның ноябреннән 1955 елның июленә кадәр - Чабаксар җидееллык мәктәбе директоры. Шул ук елны читтән торып «тарих» белгечлеге буенча Казан педагогика институтын тәмамлый. Чабаксар мәктәбеннән соң алты ел Черемухово урта мәктәбен җитәкли. Алга таба өч ел Яңа Чишмә урта мәктәбен (гимназия) җитәкли, ә 1964 елның гыйнварыннан 1973 елның августына кадәр шул ук мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. 1973 елда Красный Октябрь мәктәбе директоры итеп күчерелә, аны ике ел җитәкли. 1975 елның августыннан пенсиягә чыкканчы 1981 елда - Чистайдагы 1 нче номерлы ШРМ укытучысы һәм мөдире була. 1973 елда «ТАССРның атказанган укытучысы» дигән исем бирелә. Хезмәт эшчәнлеге чорында «Почет Билгесе» ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале һәм күпсанлы грамоталар белән бүләкләнә. Күп еллар дәвамында «Белем» Бөтенроссия җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша. 1996 елдан Димитровград шәһәрендә яши. 2002 елның 10 февралендә вафат була, шунда җирләнә.

- Сергей Николаевич бик әдәпле, акыллы һәм ярдәмчел кеше булды. Ул тарихны бик кызыклы итеп укыта иде, шуңа күрә бу фәнне барысы да, хәтта икелегә укучылар да ярата иде, - дип сөйли үзенең сыйныф җитәкчесе турында Татьяна Добрынина.

- Тыныч холыклы. Аның барысы да тыныч кына хәл ителә иде. Барлык проблемалар да. Чын ир-ат, эшлекле кеше. Нык укытучы һәм  ышанычлы җитәкче иде. Аның белән эшләү рәхәт, уңайлы һәм җиңел булды, - дип искә ала 60 нчы елларда бергә хезмәт куйган коллегасы Владимир Скрябин (ул 1961-1973 елларда физкультура һәм математика укыткан).

Владимир Александрович телефоннан  сөйләшкәндә мәктәп үзенең юбилеен бәйрәм итәчәкме, дип кызыксынды:

-Әле исән булган барлык укытучыларны һәм 50, 60 нчы еллардагы укучыларны бергә җыйсак, бик шәп булыр иде, - диде ул.

ВОРОБЬЕВ Александр Григорьевич

Мәктәпне 1968 елдан 1974 елга кадәр җитәкли. 1931 елның 29 июлендә Әлмәт районының Мочиловка авылында туган. Ямаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бу мәктәптә география укытучысы булып эшли, армиядән соң бу фәнне Никольск җидееллык мәктәбендә, соңрак Ямаш мәктәбендә физкультура укыта.

1955 елның ноябрендә Александр Григорьевич ВЛКСМ Ямаш районы комитетының икенче секретаре итеп сайлана. КПСС әгъзаларына кергәннән соң КПССның Яңа Чишмә район комитетына инструктор итеп билгеләнә. Соңрак ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлана, ә 1961 елның ноябрендә КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1962 елның октябрендә ХХ партсъезд исемендәге колхозның партком секретаре итеп сайлана. 1964 елдан ул башта директор урынбасары, аннары мәктәп директоры булып эшли. 1974 елның июлендә Чистайга роно мөдире итеп күчерелә, бу вазыйфада ул 20 елдан артык эшли.

1997 елда Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалында уку бүлеге мөдире итеп кабул ителә.

Лаеклы ялга чыккач, Александр Григорьевич ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, тыл хезмәтчәне буларак, укучылар, Чистай шәһәрендә укучы яшьләр белән еш очраша.

А. Г. Воробьев «Халык мәгарифе отличнигы» значогы, «Фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, «Россиянең атказанган укытучысы» исеме бар. 2017 елның гыйнварында вафат була.

- Һәрвакыт актив кеше иде. Баш хәреф белән язарлык җитәкче, - ди аның турында элеккеге хезмәттәше Татьяна Сырова. - Ул укучыларга география фәнен укытты. Хатыны Клавдия Александровна белән (ул да укытучы иде) мине читтән торып Казан педагогия институтына укырга керергә мәҗбүр итүен әле дә хәтерлим. Икесе дә укуда һәрьяклап ярдәм иттеләр, сессияләр вакытында фатирда торуда булыштылар. Александр Григорьевич мәктәпнең чын лидеры иде. Ул коллективны туплау эшен дәвам итте, аны белем бирү процессында яңа максатларга ирешүгә юнәлтте. Шул ук вакытта мәктәп бу эштә зур адым ясады. Александр Григорьевич педагоглар, укучылар, халык һәм югары җитәкчелек арасында зур абруй казанды. Аннары Чистай районы роно мөдире итеп билгеләнә (Яңа Чишмә ул вакытта аның составына керә иде).

СМУРЫГИН Николай Петрович

1974 елдан 1979 елга кадәр директор булып эшли. 1942 елның 11 февралендә Екатерина Бистәсендә туган. 1964 елда «математика һәм сызым» белгечлеге буенча Казан педагогика институтын тәмамлый. Аннары бер ел туган авылында математика укыта. Ике ел армиядә хезмәт иткәч, мәктәпкә кайта. 1967 елның августында Яңа Чишмә урта мәктәбенә математика һәм физика укытучысы итеп күчерелә. 1971 елда тәрбия эше буенча директор урынбасары, тагын бер елдан директор итеп билгеләнә.

1979 елда Яр Чаллыга күчә. Ләкин ул анда да якташлары, элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре белән элемтәсен югалтмый. Эшкә урнашырга булыша, 30 ел үзе КАМАЗның двигательләр заводында җитәкче вазыйфаларда эшли. Эшкә дә кабул итә, тик принципиаль кеше була: әгәр кеше аның ышанычын акламаса (эшкә чыкмаса, соңга калса), үзе үк андыйларны эштән азат иткән. Николай Петрович мәктәптә дә, двигательләр заводында да тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Николай Петровичны аның укучылары һәм хезмәттәшләре игелекле, кешеләргә ачык һәм  юмор  хисле кеше буларак искә алалар.

- Без математиканы барыбыз да яхшы белә идек. Ул безгә бишлеләр куйды, ләкин билгеләр һәрчак гадел булды. Безнең сыйныфтан 5 кеше математиканы «бишле»гә тапшырды һәм югары уку йортларына, техникумнарга укырга кердек, - дип сөйли аның укучысы Михаил Посаженков. -Әдәпле, зыялы, барысы да - укучылары, укытучылар, әти-әниләр аны хөрмәт итте. Директор буларак, ул таләпчән иде. Безне, өлкән сыйныф укучыларын, мәктәпкә культуралы киенергә, чиста, пөхтә һәм галстукта йөрергә өйрәтте. Чалбарлар һәрвакыт үтүкләнгән булырга тиеш, дия иде. Николай Петрович үзе дә бу өлкәдә үрнәк булды. Үзенең абруен югалтмады. Ләкин дәресләрдән соң, кичке чараларда ул безнең белән, чыгарылыш сыйныф укучылары белән, бертигез дәрәҗәдә иде.

 Дустың кебек көлә дә, шаяра да белде. Табигате буенча аралашучан кеше иде.

Чаллыга күченгәч тә, безнең белән элемтәдә торды. Без анда техникумда укыдык. Аңа кунакка бардык, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котладык             (Яңа ел, 23 февраль). Барыбызны да, хәтта әти-әниләребезне дә хәтерли иде.

Дәвамы бар.

С.Н. Дунаев, башлангыч сыйныфлар укытучысы И. О. Холин, А. Г. Воробьев.

Ольга Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев