Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Директор, синең исемең белән горур туган мәктәбең!

Райондагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе-Яңа Чишмә гимназиясе, аңа быел 90 ел тула.

Проворова Валентина Павловна

1936 елның 20 сентябрендә Мамадыш районында туган. Мәктәпне тәмамлагач Мамадыш педагогия училищесында «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген Ямаш авылы мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый, аннары Ямаш районы, Олы Сосновка мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы була.

Гаиләсе белән Уралга күченгәннән соң, Валентина Павловна үз белгечлеге буенча, ә аннары Түбән Тагил шәһәрендә башлангыч мәктәп мөдире булып эшли. 1972 елда читтән торып «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Түбән Тагил педагогия институтын тәмамлый. Бу фәнне Чита өлкәсенең Маковеевск районы мәктәбендә укыта, чөнки гаилә Себергә күченгән. 1977 елда туган ягына кайта, Ямаш мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып урнаша.

1978 елдан Яңа Чишмә урта мәктәбендә рус теле укыта. Шул ук елда завуч, ә 1979 елда директор була. Мәктәпне 5 ел җитәкли, аннары укытучы булып күчә, сыйныф җитәкчелеген алып бара. 1995 елда 2 нче номерлы мәктәп оешканнан соң (хәзер бу Яңа Чишмә мәктәп-балалар бакчасы) анда завуч булып күчә, ә аннары пенсиягә кадәр һәм тагын берничә ел укытучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Яңа Чишмәдә яши. 2013 елның 23 маенда вафат була, Ямашта җирләнә.

1970 елдан башлап үсеп килүче буынны укытуда ирешкән уңышлары өчен берничә Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнә (шул исәптән 1986 елда Яңа Чишмә РОНОсыннан да) «ТАССРның атказанган укытучысы» һәм «Хезмәт ветераны» билгеләре белән бүләкләнә.

Элеккеге хезмәттәшләре аның турында менә дигән педагог буларак искә алалар, иң мөһиме аның кешеләр белән аралашу осталыгын билгеләп үтәләр.

- Бик яхшы остаз иде, һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итте, - дип искә ала алар. - Таләпчән җитәкче. Аның укучылар белән мөнәсәбәте бик яхшы иде. Һәр балага якын килә белде. Бик сөйкемле кеше иде. Укытучы буларак, ул үз урынында иде. Бик кыю. Мәсәлән, тиз һәм кичекмәстән эш итүне таләп иткән ситуацияләрдә югалып калмады. Чистайдан укытучыларга хезмәт хакын ничек алып кайтуы, «абый, утырт әле» белән йөрүләре турында сөйли иде. Кулында шактый күләмдә акча салынган сумка! Бу бик куркыныч, җитмәсә, хатын-кыз бит әле ул (җитәкче булса да). Аллага шөкер, беркайчан да берни булмаган.

Яңа эшли башлаган башлангыч сыйныф укытучыларын бик кайгыртты, чөнки яшь чагында үзе дә шуннан башлаган ич.

- Минем өчен, педучилищены тәмамлаган яшь кыз өчен, Валентина Павловна беренче директор да, беренче остаз да булды, - дип искә ала 41 еллык стажы булган укытучы Зинаида Лосева. - 1979 елның 10 август көннәрендә мин Чистай шәһәренә эшкә җибәрү  юлламасын тотып Чистай РОНОсына килдем. Ләкин мин РОНО мөдире Александр Григорьевич Воробьевтан авыл мәктәбенә җибәрүен сорадым, ул мине бу көнне РОНОга эш буенча килгән Валентина Павловна белән таныштырды. Валентина Павловна мине шунда ук Яңа Чишмәгә алып килде. Без мәктәпкә бардык, сыйныфлар буенча экскурсия үткәрде. 1979 ел да аның өчен директор буларак беренче ел була.

Валентина Павловна миңа һәрвакыт бик нык ярдәм итте, чөнки бу минем беренче адым гына иде: методика буенча да, балалар белән ничек аралашу ягыннан да. Еш кына минем дәресләргә керә иде, аралаштык, ял көннәренә кунакка да чакырды. Минем туган ягым Нурлат якын булса да, ул вакытта туры юл юк иде. Шуңа күрә ял көннәрендә Валентина Павловна, игелекле җан иясе, мине еш кына үз өенә сыйланырга чакырды.

- Ул барлык яшь белгечләрне дә, үз әниебез кебек, каршы алды, рухи яктан җитәкләде һәм тәрбияләде, - дип раслады 1983 елда аның җитәкчелегендә эшли башлаган хезмәттәше.

 

Добрынина Людмила Львовна

 

1950 елның 3 апрелендә Яңа Чишмәдә туган. 9 сыйныфны авылда, ә 10 сыйныфны Алабугада тәмамлый, анда бер үк вакытта бер ел пионервожатыйлыкка укый. Педагогик эшчәнлеген Яңа Чишмәдәге Нагорный мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый, анда ике ел эшли. Аннары читтән торып Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм бер үк вакытта бу фәнне Яңа Чишмә мәктәбендә (гимназиясендә) укыта. Сыйныф җитәкчесе була. 70 нче елларда читтән торып Казанда марксизм-ленинизм мәктәбен тәмамлый.

1984 елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. 29 гыйнварда улы туа һәм ярты елдан соң бу вазыйфага, сәламәтлеге буенча эштән киткән В.П. Проворова урынына эшкә чыга. 1986 елның 31 июленә кадәр мәктәпне җитәкли, ә 1979 елдан 1983 елга кадәр (декрет ялына чаклы) завуч булып тора.

Соңыннан гимназиядә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли (шул исәптән 9 ел ярым пенсиягә чыкканнан соң) һәм бер үк вакытта ике ел Яңа Чишмә урта мәктәбендә дәресләр алып бара. Берүзе кыз һәм ул үстерә.

Педагогик эшчәнлеге вакытында берничә тапкыр бүләкләр һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнә. 2017 елның 23 апрелендә вафат була.

«Людмила Львовна җитди һәм таләпчән укытучы иде, - дип искә ала бер укучысы. - Дәрестә үзенең бар булуы һәм карашы белән аның сүзләренә игътибар итәргә дәртләндерде. Сүз белән түгел, ә күз белән дисциплинага өйрәтте. Укытуда стандарт булмаган иҗади алымнар кулланды: бервакыт өйгә бирелгән эштә үз хикәяңне - детектив язарга кушты».

 -Людмила Львовна үзенчәлекле, көчле характерлы кеше иде. Аның тышкы кыяфәте дә бик җитди иде, аны күрүгә үк «Әйе, бу директор!» икәнен аңларга мөмкин иде, - дип искә алалар аның хезмәттәшләре. - Педагогик сәләте аркасында балалар белән уртак тел тапты. Үз эшенең остасы ул, балаларны укырга җәлеп итә белде. Ул безнең районда иске совет мәктәбе укытучыларының берсе иде, укыту процессына бу мәктәпнең иң яхшы традицияләрен, тәҗрибәсен һәм ысулларын кертте.

- Людмила Львовна эшләгән чор мәктәптә күңелле кичәләр үткәрү белән истә калды: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар, төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар һәм башкалар. Нәкъ менә ул аларның инициаторы һәм оештыручысы булды. Мул табыннар әзерләүгә ХХ партсъезд исемендәге колхоз акча бүлеп бирде. Мәктәп укучылары концерт программасын әзерләделәр һәм Людмила Львовна үзе дә анда катнашты. Ул бик матур җырлый иде, иҗат отчетларында, концертларда чыгыш ясады, аны «Яңа Чишмәнең Людмила Зыкинасы» дия иделәр.  Хәзер дә аның башкаруында «Растет в Волгограде березка», «Рязанская Мадонна» җырларын хәтерлим. Чакырылган ветераннар, эшчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары аның янына килеп рәхмәтләрен белдерә иделәр. Хәтта еллар узгач та, алар бу кичәләрне искә төшерделәр. Аның директорлык итү елларында укучылар комитетлары эше активлашты. Комитетка кергән югары сыйныф укучылары укытучыларга уку буенча күрсәткечләрне яхшыртырга ярдәм иттеләр: утырышларда икеле алучылар белән сөйләшеп, аларны «төзәлергә» өндәделәр. Директор уку елы ахырында 9-10 сыйныфларның әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә «төнге» походка бару традициясен кертә. Без, сыйныф җитәкчеләре, бу хакта бераз зарлансак та (кемнең төнлә эшлисе килсен ди инде?), балалар моңа бик теләп ризалаша иделәр.

Габетдинов Халфәт Салихович

1943 елның 22 февралендә Зирекле авылында туган. Башлангыч мәктәпне Сосновка авылында рус мәктәбендә тәмамлый, ә анда көн саен 5 км җәяү йөри. Урта белемне туган авылында ала. Хезмәт эшчәнлеген 1960 елда Красновидово авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Ул балачактан ук укытучы булырга хыяллана, шуңа күрә Алабуга педагогия институтына укырга керә. Армиядә хезмәт итеп, югары уку йортын читтән торып тәмамлагач, туган авылына рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. 1968 елда аны Әдәмсә урта мәктәбе директоры итеп билгелиләр һәм беренче ел җитәкчелек итү чорында мәктәпкә яңа уку елына әзерлектә 1 урын өчен күчмә вымпел тапшырыла. 1970 елның 1 апрелендә Чистай РОНОсына инспектор итеп күчерелә. 16 ел инспекторлык эшчәнлегендә, ул юлсыз, салкын кышкы бураннарда уку-тәрбия проблемаларын хәл итү өчен ерак мәктәпләргә җәяүләп йөри.

Яңа Чишмә районы оешкач, ул туган районына кайта һәм аңа район үзәгендә урта мәктәпне җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул вакытта бинага зур ремонт таләп ителә һәм Халфәт Салих улы бу катлаулы проблеманы хәл итәргә керешә. Мәктәптәге агач идәннәр мәрмәр плитәгә, иске агач койма заманча металл коймага алыштырыла, территориядә сукмаклар пәйда була, мәктәп алдындагы керү мәйданчыгы һ.б. төзелә. Ул үз көчен кызганмыйча, мәктәпне үзгәртеп кору белән шөгыльләнә.

Көндез дәресләр бара, ә төнлә төзүчеләр эшли. Мәктәпнең хәзерге күренеше күп яктан Халфәт Салих улының казанышы, тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Директор мәктәп янында тәҗрибә-эксперименталь хуҗалык оештыра. Укудан тыш, балалар авыл хуҗалыгы эше белән дә шөгыльләнәләр. Колхоз бакчасында килешү буенча эшлиләр, суган, кишер, помидор, кыяр һәм башка яшелчәләрнең мул уңышын үстерәләр. Мәктәп шулай ук XX партсъезд исемендәге колхоз үгезләрен арендага ала. Югары сыйныф укучылары үгезләр асрый торган фермага баралар һәм көзгә кадәр аларны ашаталар. Ит һәм яшелчәләрне дәүләткә тапшыралар, ә эшләп тапкан акчага мәктәп укучылары җәйге каникулларда 30 кешелек төркемнәрдә сугышчан Дан урыннары буенча Новороссийск, Волгоград, Курск, Калуга, Ленинград һәм башка шәһәрләргә экскурсияләргә баралар.

Халфәт Салих улы мәктәпне 6 ел җитәкли, ә 1992 елда тарих укытучысы итеп күчерелә. 2 нче номерлы мәктәп (хәзерге башлангыч мәктәп-балалар бакчасы) оешканнан соң, аны, тәҗрибәле җитәкче буларак, директор итеп билгелиләр. Күп көч куеп, ул аны тулысынча тәртипкә китерә. Район җитәкчелеге директорның уңышларын югары бәяли.

Халфәт Салих улы 60 яшендә вафат була. 2023 елның 22 февралендә аңа 80 яшь тулган булыр иде. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәре бирелә.

Гимназия һәм 2 нче номерлы мәктәп буенча элеккеге коллегасы турында Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы Гүзәл Нурхамәтова менә ниләр сөйли:

-Халфәт Салихович грамоталы укытучы, зур интеллектуал, ярдәмчел, тирә-юньдәге кешеләргә, хезмәттәшләргә, укучыларга карата игелекле кеше буларак минем хәтердә калды. Әмма, шул ук вакытта, кирәк булганда таләпчән һәм катгый да була белә иде.

Аның югары профессионализмы педагогик өлкәдә генә түгел, ә идарә итү эшчәнлегендә дә чагыла иде.

1995 елда Яңа Чишмәдәге типлаштырылган балалар бакчасы мәктәп итеп реконструкцияләнә. Үзенең җитәкчелек итүенең беренче көннәреннән үк Халфәт Салихович белем бирү учреждениесе өчен шартлар тудыруда күп көч һәм вакыт сарыф итә. Ул көндез уку эшчәнлеген оештырды, ә кичен һәм төнлә мәктәптә ремонт эшләре дәвам итте.

Халфәт Салих улы хезмәттәшләре һәм әти-әниләр арасында гына түгел, ә укучылар арасында да абруй казанды. Ул һәр укучыга якын килә белде. Алар да аны хөрмәт иттеләр һәм яраттылар. Бервакыт шундый бер кызык очрак булган иде: бер укучы үзенең дәфтәр тышына Халфәт Салихович исемендәге мәктәпнең 9 б сыйныф укучысы, дип язып куйган. Директор моны юмор белән кабул итте, барысы да рәхәтләнеп көлде.

Ул кызыклы әңгәмәдәш, башкаларны тыңлый һәм ишетә белә иде.

Кирәк вакытта ярдәм итте. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Аны үз гаиләсен яраткан кеше буларак белә идем. Әминә Гамировна белән бергә алар искиткеч балалар һәм оныклар тәрбияләп үстерделәр. Рәхмәт сезгә, безнең хезмәттәшебез, укытучы һәм остаз, Халфәт Салихович!

2 нче мәктәп укытучылары коллективы, Яңа Чишмә авылы.

Ольга Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев