Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Электр турында конкурслар һәм туңдырма белән

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбеннән 140 бала "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Чистай электр челтәрләре оештырган "Имин каникул" конкурс шоу-викторинасында катнашты.

Энергетиклар ел саен җәйге каникул башланыр алдыннан электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртер өчен Яңа Чишмәдәге балалар янына кунакка киләләр. Бу юлы уен программасы нәкъ менә башлангыч сыйныф укучыларына исәпләнгән, ягъни өйдә һәм урамда үзеңне имин, тәртипле тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде. Аларга электр тогының кайда һәм ничек эшләп чыгарылуы, кулланучыларга ничек килеп җитүе хакында сөйләделәр. Әгәр дөрес файдаланмасаң, электр нәрсәсе белән куркыныч, дигән сорау бирделәр. Дөрес җаваплар өчен викторинаны алып баручылар махсус карточкалар тараттылар, аның шарты буенча иң күп балл җыючы викторинаның төп призына ия булырга тиеш. Карточкаларда балаларның электр белән эш итү (тәртип) кагыйдәләре белән рәсемнәр ясалган иде. Балалар өчен төрле уен хәлләре оештырып, биремнәр бирделәр: кул хәрәкәтләре белән электр приборлары ясап күрсәтергә, проблеманы дөрес чишәргә - хикәяне уйлап бетерергә һ.б. Балаларны биергә чакыргач, алар рәхәтләнеп биюдә катнаштылар.
Викторина азагында үткәннәрне ныгыту өчен электр темасына конкурслар уздырылды: кәгазьгә рәсем ясау, асфальтта рәсем ясау, кроссворд чишү, "Яшь электрчы" гамәли шөгыль (диэлектрик перчаткалар һәм аяк киемендә лампочка бору) һәм башкалар. Бар да дөрес җавап бирделәр, аларда катнашырга теләүчеләр бихисап булды, чөнки берәү дә бүләксез калмады. Балалар блокнотлар, фломастерлар, төсле акбур һәм башка кирәкле әйберләр алдылар. Шоу-викторинаның төп призына иң күп карточка (8) җыйган Даша исемле кыз ия булды, берничә карточка җыйган балалар да байтак иде. Бар да балалар өчен махсус белешмәлек һәм электр куркынычсызлыгы буенча рәсемнәр һәм кагыйдәләр ясалган китап эченә кыстыра торган әйбер алды. Ни өчен электр үткәргечләре янында һава "еланнары" җибәрергә ярамый? Җирдә өзелгән үткәргеч күрсәгез нишләргә? Трансформатор будкасына уйнарга керергә ярыймы? Юеш куллар белән розеткадан вилканы алырга ярыймы? Аларга кисәтү ясаучы электр билгеләре танышмы? Белешмәлекләрдә шушы һәм башка сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Шоу-викторинаны алып баручылар - "Челтәр компаниясе" ААҖ хезмәткәрләре бик ачык булдылар, чараны бер тында үткәрделәр. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, "Имин каникул" буенча белем букчасын тулыландырдылар. Өстәвенә күңелле шоу "Челтәр компания" ААҖ-нән традицион сый-татлы туңдырма өләшү белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев