Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшче һөнәрләре чемпионатында

20 майда Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмәдәге 2 нче номерлы филиалы студентлары Казанда World Skills Russia икенче милли чемпионатында булдылар.

Ул эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, яшьләрне икътисадның җитештерү тармагына җәлеп итү һәм эшче һөнәрләр - белгечлекләр буенча квалификацияне камилләштерү максатында үткәрелә. Рәсәй Федерациясенең махсус урта уку йортларыннан биш йөзгә якын студент һәм укучы Чемпионатта катнашу бәхетенә ирешкән. Араларында бездән уку йорты тормышында актив катнашкан 22 укучы да бар. 35 эшче һөнәре буенча ярышлар "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә үткән. Завучлары Лидия Наумова җитәкчелегендә балалар күргәзмәләр үзәгенең павильоннарын карап йөргәннәр, сәяхәттән канәгатьләнеп, күп тәэсирләр алып кайтканнар.
Без эшче һөнәрләре чемпионатына бару мөмкинлеге биргән өчен Республиканың Мәгариф министрлыгына рәхмәтле. Чемпионатка беренче мәртәбә баруыбыз, иң зур теләгебез - андый чаралар ешрак узса иде. Андый чараларда балалар глобаль масштабта үзләре сайлаган юлның мөһимлеген күрә, тоя, аңлый алалар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев