Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хөрмәтлеләр генә лаек хөрмәткә

Көтеп алган Укытучылар көне узып та китте. Бу бәйрәм безнең лицейда үзенчәлекле һәм бик күңелле итеп үткәрелде. Өч көнгә сузылган бәйрәм укучыларның да, укытучыларның да күңелләрендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Иң беренче көнне без ветеран укытучыларыбызны котладык. Һәрбер сыйныф үзенә билгеләнгән укытучыларның өйләренә барып, җылы теләкләрен, котлауларын җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк...

Көтеп алган Укытучылар көне узып та китте. Бу бәйрәм безнең лицейда үзенчәлекле һәм бик күңелле итеп үткәрелде. Өч көнгә сузылган бәйрәм укучыларның да, укытучыларның да күңелләрендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.
Иң беренче көнне без ветеран укытучыларыбызны котладык. Һәрбер сыйныф үзенә билгеләнгән укытучыларның өйләренә барып, җылы теләкләрен, котлауларын җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ветеран укытучыларыбыз безгә бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Икенче көнне иртән иртүк без мәктәпкә ашкындык, укытучыларны каршы алырга сөйләштек. Һәр укытучыны мәктәп ишек төбендә каршылап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек. Тәнәфесләрдә күңелле җырлар яңгырап торды. Һәрбер укытучының бүлмә ишегенә матур котлаулар белән бергә плакатлар ясап элеп куйдык. Дәрес башлануын белдереп кыңгырау чыңлады. Балалар гына түгел, хәтта укытучылар да бу көнне, балачакларына әйләнеп кайтып, укучылар булып дәрескә керделәр. Яңа оешкан "12 нче сыйныф укучылары"на дәресне өлкән сыйныф укучылары алып барды. Безгә дә өлкән сыйныф укучылары, укытучылар ролен алып, төрле дәресләр бирделәр. Алар бик кызыклы булды.
Өченче көнне укытучыларыбызны котлап, мәктәп күләмендә концерт куйдык. Һәрбер сыйныф үз концерт номерын тәкъдим итте. Өлкән укучылар берлеге җитәкчесе Зөһрә сөйләгән шигырь һәрбер укытучының күңел кылларын тибрәткәндер. Бу бәйрәмдә бер генә укучы да читтә калмады, чөнки һәрберебезнең яраткан укытучыларыбызга әйтергә теләгән теләкләре күп иде. Безнең теләкләргә авылдашлар да кушылган. Аларның теләкләре видеотапшыру аша җиткерелде. Укытучыларга бу бәйрәмнең ошавы көләч, шат йөзләреннән күренеп торды.
Фәния ЗАРИПОВА, Зирекле лицее укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев