Реклама
Мәгариф
Интернет – озак яшәү
Мәшгульлек үзәге пенсионерларны компьютер белеме нигезләрен өйрәнү буенча "Интернет-долголетие" проектында катнашырга чакыра. Шушы проектның максаты - пенсионерлар арасыннан, пенсия яшенә якынлашкан һәм өлкән яшьтәге гражданнарга гомуми үсешкә, социаль адаптация һәм аралашуга, актив тормыш рәвешен саклап калуга булышлык итүче заманча компьютер технологияләреннән файдалану күнекмәләрен өйрәтү, аларга электрон вариантта дәүләт хезмәтләреннән файдалануда...
Мәшгульлек үзәге пенсионерларны компьютер белеме нигезләрен өйрәнү буенча "Интернет-долголетие" проектында катнашырга чакыра.
Шушы проектның максаты - пенсионерлар арасыннан, пенсия яшенә якынлашкан һәм өлкән яшьтәге гражданнарга гомуми үсешкә, социаль адаптация һәм аралашуга, актив тормыш рәвешен саклап калуга булышлык итүче заманча компьютер технологияләреннән файдалану күнекмәләрен өйрәтү, аларга электрон вариантта дәүләт хезмәтләреннән файдалануда күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм күрсәтү. "Интернет-долголетие" проекты 2012 елда шушы максатларны күздә тотып эш башлый. Татарстан Республикасында яшәүче түбәндәге категория гражданнар өйрәнү хокукына ия:
- гомуми нигезләрдә яки ташламалы шартларда картлык буенча хезмәт пенсиясе, инвалидлык буенча пенсия; туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия; тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе, картлык буенча дәүләт пенсиясе билгеләнгән гражданнар;
- пенсия яшенә якынлашкан (картлык буенча хезмәт пенсиясенә чыгу, шул исәптә картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләүгә хокук бирүче яшькә җиткәнче ике ел алдан), билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар;
- 55 (хатын-кызлар өчен) һәм 60 яшькә (ир-атлар өчен) җиткән өлкән яшьтәге гражданнар.
Укыту бушлай, курсларның дәвамлылыгы 72 академик сәгатьтән дә ким түгел.
Мәшгульлек үзәге гаризалар җыю эшен башлады инде.
Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Яңа Чишмә районының Мәшгульлек үзәге, ГКУ, белешмәләр алу өчен телефон: 2-23-43.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев