Конкурста җиңүчеләргә – велосипедлар
10 августта Чаллы Башы һәм Тубылгытау мәчетләре каршында эшләгән һәм балалар бик яратып йөргән җәйге курсларны ябу церемониясе булып үтте.

Тубылгытау мәчетендә Коръән сүрәләрен өйрәнү буенча конкурска йомгак ясаганнар. Конкурс шартлары буенча билгеләнгән бер вакыт эчендә Коръәннән кимендә 20 сүрә өйрәнергә кирәк булган.
Биремне балаларның күпчелеге уңышлы үтәгән, өч кыз – Әдилә Әшрапова, Чулпан Әбдрәфыйкова һәм Ралинә Әбүнәгыймовалар иң осталары дип танылган. Аларга призлар - җирле мәчет акчасына сатып алынган тиз йөри торган велосипедлар тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев