Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Крепыш“ның туган көне

Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасына сентябрьдә 3 яшь тулды. Бакчаның туган көне хезмәткәрләр, балалар һәм аларның әти-әниләре, кунаклар катнашында билгеләп үтелде. Әлеге балалар бакчасының ачылуы әти-әниләр, бигрәк тә шушы тирәдә яшәүчеләр өчен яхшы яңалык булды, чөнки балалар бакчасы нәкъ менә эшкә бару юлы уңаенда. -Бу бакчада өйдәгечә уңайлы һәм персоналның...

Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасына сентябрьдә 3 яшь тулды. Бакчаның туган көне хезмәткәрләр, балалар һәм аларның әти-әниләре, кунаклар катнашында билгеләп үтелде.
Әлеге балалар бакчасының ачылуы әти-әниләр, бигрәк тә шушы тирәдә яшәүчеләр өчен яхшы яңалык булды, чөнки балалар бакчасы нәкъ менә эшкә бару юлы уңаенда.
-Бу бакчада өйдәгечә уңайлы һәм персоналның балаларга, аларның әти-әниләренә карата мөнәсәбәте дә җылы. Өч ел эчендә безнең балабыз байтак кына яхшы күнекмәләргә өйрәнде. Ә бәйрәм чаралары бик күңелле итеп үткәрелә, мондагы конкурсларда барлык балалар да, аларның әти-әниләре дә катнаша, - дип сөйли шунда тәрбияләнүче баланың әнисе Людмила Сорокина.
"Крепыш"ның өченче туган көнен дә барысына да файдалы булырлык итеп, иҗади төстә билгеләп үттеләр: "Әни һәм мин" дип аталган гаилә талантлары конкурсын үткәрделәр. Биш биремдә ("Гаиләнең визит карточкасы", "Сезнең чират, артист!", "Гаилә талантлары", "Иҗади остаханә", "Рәсем сәнгате") балалар әниләреннән дә остарак итеп, бар нәрсәне дә дөрес һәм матур ясарга тырыштылар. Барысының да җиңүче буласы килде. Һәм барысы да җиңде, катнашучыларга бүләкләр дә эләкте. Шулай да РМБ методисты һәм РЭЭБ хезмәткәрләреннән торган жюри конкурста әнисе Наташа белән Коля Холин, әнисе Аня белән Ксюша Хлопунова һәм әнисе Люда белән Илья Сорокинның иң активлары булуын билгеләп үтте. Алар ясаган нәтиҗәдән бар да канәгать калды.
-Бүген без балаларның ничек итеп үз әниләре белән горурлануларын, алар белән бергә җырларга, биергә, уйнарга һәм ни дә булса ясарга теләүләрен күрдек, - ди безгә "Крепыш" балалар бакчасы мөдире Светлана Скачкова, - безнең коллектив аларга карата ничек кенә игътибарлы һәм яхшы мөнәсәбәттә булмасын, балалар өчен иң якыны һәм кирәклесе - бу әти-әниләре. Ә өйдә ата-ана балалары белән һәрдаим шөгыльләнә, аралаша алмый, аларның моңа вакытлары да җитми, шуңа да без чараларны мөмкин булганча бергәләп үткәрергә тырышабыз.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев