Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тоту яхшы оештырылган

Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә туклануның ничек оештырылуы турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина сөйли.

Мәктәпләрдә кайнар ризык белән тукландыру түбәндәгечә оештырылган:

- 1-4 сыйныфта укучы балалар көн саен федераль бюджет акчалары хисабына 1 балага 64,19 сумлык бушлай кайнар иртәнге аш, ә 5-11 сыйныфлар - 1 балага уртача 36 сумлык кайнар төшке аш белән туклана. Озайтылган көн төркемнәрендә һәр көнне 1 балага 25 сум исәбеннән кайнар аш оештырылган.

Сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балалар, шулай ук СВОга мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен 36 сумлык ике тапкыр бушлай туклану оештырылган (шул исәптән субсидияләрне һәм җирле бюджет акчаларын да исәпкә алып). 

Бүгенгесе көндә аз керемле гаиләләрдәге ташламаларга ия булган, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән укучылар исемлеге төзелгән, алар җирле бюджет акчалары хисабына бушлай ике тапкыр туклана ала. 

Кайнар аш белән туклану тәэмин итүче (поставщик) белән килешү нигезендә расланган ике атналык меню нигезендә, республика һәм федераль бюджетлар хисабына да, ата-аналар түләве хисабына да башкарыла. Мәктәпләр «Раздолье» ҖЧҖ (Лениногорск шәһәре) белән контракт төзеде, сөт продукциясе Яшел Үзән сөт комбинатыннан, ә азык-төлекләр заявкалар буенча атнага 2-3 тапкыр, сөт продуктлары пәнҗешәмбе көнне китерелә. Китерелгән барлык продуктларның туры килү сертификатлары бар.

Мәктәп җитәкчеләре китерелгән продуктларның сыйфатын, аларның дөрес урнаштырылуын күзәтәләр, туклануны контрольдә тоту исемлеген (ведомость) алып баралар. 

Әзер ризыкны проба алганнан соң гына бирәләр. Ашларның сыйфатын бәяләүне өч кешедән торган бракераж комиссиясе үткәрә: медицина хезмәткәре, азык-төлек блогы хезмәткәре һәм мәгариф учреждениесе администрациясе вәкиле. Сынау нәтиҗәсе әзер продукциянең бракераж журналында теркәлә. Порцияле ризыкларның үлчәме меню-раскладкада күрсәтелгән ризык күләменә туры килергә тиеш. Технологик процессны контрольдә тоту максатыннан, әзерләнгән ризыкларның һәр партиясеннән аш-су остасы СанПиН таләпләренә туры китереп, тәүлеклек пробаны ала. Аларны сайлап алу һәм саклауның дөреслеген контрольдә тотуны медицина хезмәткәре һәм, әгәр дә ул булмаса, пищеблок хезмәткәре башкара.

Продуктларда аксым, май, углевод, минераль матдәләр һәм витаминнар барлыгын билгеләү һәм гигиена таләпләре буенча ризыклар әзерләүне контрольдә тотар өчен лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрелә. 

Көн саен һәр мәктәп edu. tatar порталында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күзәтелә торган меню урнаштыра, аны Food төймәсенә басып карап була. Туклануны оештыруны контрольдә тоту графигы буенча мәктәпләрнең ата-аналар комитеты вәкилләре азык-төлек блокларына килеп, ризыкларның сыйфатын күзәтәләр. 

Барлык мәктәпләрдә дә балаларда туклану культурасы нигезләрен формалаштыру буенча агарту эше яңадан башланды. 2022-23 уку елы дәвамында ата-аналарның һәм укучыларның 85%ы Новосибирск гигиена институты инициативасы белән «Сәламәт туклану нигезләре» дигән агарту курсларын узган.

Тагын бер яңалык барлыкка килде. Мәктәп сайтларында QR-кодлар урнаштырыла, алар аша сораулар бирергә, теге яки бу мәктәпнең туклануын оештыруда ачыкланган кимчелекләр буенча мәгълүмат калдырырга мөмкин.

Яңа Чишмә гимназиясендә тәнәфес вакытында булганнан соң, без мәктәп укучыларының барысы да (100%ы) кайнар аш белән туклануын белдек. Барлык балалар да аларны ничек ашатуларыннан канәгать. «Барлык ризыклар да ошый, бик тәмле», диде алар. Иң яратканнары турында сорагач, кайберләре ит белән дөге, икенчеләре тавык белән карабодай, өченчеләре - борчак ашы яки борщ, диделәр. Кайберәүләр «Факел» сәламәтләндерү лагерында фарш белән бәрәңге запеканкасын искә төшерделәр. Ризыкларның барысы да тәмле, кибеткә пироглар алырга беркем дә йөрми, дип җавап бирделәр.

Мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тоту яхшы оештырылган

- Шулай ук чөгендер яки кишер, кәбестә салатлары, алма, эремчекле күмәчләр, компот та бирәләр, - ди ашханәдә дежур торучы Алинә Җамалиева һәм 8 «а»дан Рената Ибраһимова. 

- Без бик канәгать, - ди мәктәп хезмәткәре Гөлназ Кыямова, - мин инде дүрт ел эшлим, биредә ашыйм. Пешекчеләр бик оста! Ходай аларга сәламәтлек һәм сабырлык бирсен.

- Безгә сыйфатлы продуктлар килә. Алардан пешерүе дә рәхәт, шуңа күрә тәмле килеп чыга да инде, - диләр аш-су осталары Марина Ерохина һәм Галина Савельева.

Мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тоту яхшы оештырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев