Мәгариф
Мәктәпкә 1454 укучы барачак
2016 - 2017 уку елына район мәктәпләренә 1454 укучы барачак, шул исәптә 148 е - беренче сыйныфка.
Кызганычка каршы, укучылар саны ел саен кими бара. 2014 елның сентябрендә мәктәпкә 1527 укучы (шул исәптә 175 се - беренче сыйныфлар), 2015 елда 1496 укучы (беренче сыйныфлар - 190) барган. Сыйныфларның укучылар белән уртача тулылануы - 7,8 бала. Иң күп укучы (18,3 укучы) Яңа Чишмә урта мәктәбендә, гимназиядә - 13,9, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә - 13,8, ә менә Андреевка һәм Екатериновка башлангыч мәктәпләрендә нибары 1 әр укучы гына.
Район мәктәпләрендә берничә укытучы җитешми: инглиз теле, математика, физика һәм татар теле укытучылары. Уку елы башланганчы мәгариф бүлеге әлеге мәсьәләне хәл итәр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев