Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәләр үткән елдагыдан начар

Чыгарылыш сыйныф укучылары тормышындагы җаваплы чор - БДИ һәм ОГЭ тапшыру төгәлләнде. Рус теле һәм математика буенча (мәҗбүри фәннәр) БДИ-ны 102 укучы тапшырды.

Имтиханнарны үткәрү тәртибен катгыйландыру аркасында үткән еллар белән чагыштырганда нәтиҗәләрнең (балларның) төшүе күзәтелде.
Рус теле буенча уртача балл 61,64 балл тәшкил итте, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 4,26 баллга түбәнрәк. 19 укучы (чыгарылыш) 70тән артык балл җыйды (4 се - гимназиядән, 3 шәр укучы - Яңа Чишмә, Архангел һәм Шахмай мәктәпләреннән, 2 шәр укучы - Чаллы Башы һәм Черемуховодан, 1 әр укучы Петропавел мәктәбеннән һәм Зирекле лицееннан). Соңгы чикне үтмәүчеләр юк.
Математика буенча уртача балл 42,69 балл тәшкил итте, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 2,53 баллга түбәнрәк. 5 укучы 70 тән артык балл җыйды (икесе Зирекле лицееннан һәм берәр укучы Яңа Чишмә, Архангел һәм Әдәмсә мәктәпләреннән). Чикне икесе үтмәде, әмма Петропавел мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы кабат БДИ тапшырганда имтихан тапшыра алды, ә менә Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаучы кыз - бирә алмады һәм аңа аттестат урынына белешмә генә бирдек (БДИ тапшыру тарихында - бу беренче очрак).
Химиядән 12 укучы тапшырды (уртача балл -52,9, 2013 ел дәрәҗәсеннән 19,6 баллга түбән), биологияне 20 укучы тапшырды (уртача балл - 50,2, үткән елдагыдын 7,3 кә түбән), тарихны 7 кеше тапшырды (уртача балл - 50,7, үткән елдагыдын 7,3 кә түбән), җәмгыять белемен 44 укучы тапшырды (уртача балл 54,3, үткән елдагыдан 5,8 гә түбән).
9 сыйныф укучылары өчен ОГЭ нәтиҗәләре: рус теленнән район буенча 2013 елга карата 0,58 баллга югары һәм 4,22 балл тәшкил итте. Петропавел мәктәбеннән 1 укучы чикне үтмәде (ул икенче елга калдырылды). Математика буенча уртача балл 3,88 балл тәшкил итте, бу үткән елдагыдан 0,37 баллга югары. 9 укучы соңгы чикне үтмәде (өчесе Чуаш Чабаксары мәктәбеннән, икесе Яңа Чишмә гимназиясеннән һәм берәр укучы Черемухово, Екатерина, Петропавел һәм Архангел мәктәпләреннән). Имтиханны яңадан тапшырганда шуларның 8 се түбән чикне үтте.
Мәктәп директорлары белән узган киңәшмәдә барлык фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре тәфсилләп тикшерелде. Кайбер мәктәпләрнең җитәрлек эшләмәве билгеләп үтелде, хәвеф төркеменә керүче укучылар белән эшләү планы билгеләнде. Петропавел мәктәбе һәм Яңа Чишмә гимназиясе директорларына укучыларның хәзерлек дәрәҗәсе түбән булганга кисәтү ясалды. Ленино урта мәктәбе директоры эшеннән азат ителде, ә яңа директорга уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарының вазыйфасына туры килү-килмәвен ачыклау тәкъдим ителде.
Шулай ук мәктәп директорларына, аларның укыту эшләре буенча урынбасарларына түбән нәтиҗәгә юл куйган фән укытучыларының эшен анализларга тәкъдим ителде. Алар белемнәрен күтәрү курсларында белем эстәп, үз фәннәреннән БДИ тапшыру процедурасы узарга тиешләр.
Александр ЕРОНТЬЕВ,
район мәгариф бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев