Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Син әзерме, мәктәп

Районның гомумбелем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә укучыларны кабул итүгә әзер булачак, яңа уку елына мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының әзерлеген тикшерүче (кабул итү) район комиссиясе шундый нәтиҗәгә килде. Комиссияне район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк җитәкләде.

Үзенең 35 укучысын (11-се - беренче сыйныфлар) Чуаш Чабаксары мәктәбе педагоглары һәм техник персоналы төрле төстәге клумбалары һәм газоннары, сыйныф бүлмәләрендә, коридорларда чиста стеналары, идәннәре, түшәмнәре, ике класста яңа интерактив такталар, әлбәттә инде, иртәнге һәм төшке аш өчен тозланган төрле ризыклары белән каршы алачак. Үзләре үстергән уңыш мулдан күренә: быел мәктәп яны участогында зур эш башкарганнар, былтыр әйбәтләп ясалган косметик ремонт әйбәт сакланганга, быел мәктәп эченә ремонт кирәкмәгән дә. Быел бары фасадны яңартып, бордюрларны буяганнар. Балалар бакчасында җитешсезлекләр бераз бар, аларны бетерергә вәгъдә иттеләр.
Екатерина Бистәсе мәктәбендә быел 90 укучы белем алачак, шуның 7-се - беренче сыйныфлар. Биредә мәктәп территориясендәге койманы яңартканнар, капкаларны, җил капкаларны буяганнар, бәдрәф бүлмәсендә ремонт ясалган, дөрес, төзүчеләр җитешсезлекләрне "соңыннанга" калдырганнар, анысы кайчан бетерелер - әлегә билгесез (тиздән булыр, дип өметләнәләр). Кабинетлар, класслар укучыларын көтә, шулай да иске шкафлар аларның ямен җибәрә. Мәктәп территориясе каралган, мәктәп яны участогында яшелчәләре гөрләп утыра - мул уңыш вәгъдә итәләр.
"Улыбка" балалар бакчасында күп нәрсә эшләнгән, шулай да эшләнәсе эшләр дә әле байтак.
Яңа Иванаево башлангыч мәктәп - балалар бакчасы комплексындагы агымдагы ремонтка нибары 7 мең сум акча тотылган, биредә бар да идеаль тәртиптә: территориягә кереп, әйләнеп чыкканчы комиссия бернинди кисәтү ясамады. Биредә нибары 5 бала укыячак, ә бакчага 11 бала йөри. Димәк, мәктәпнең киләчәге бар.
Черемухово Бистәсе мәктәбендә һәр җирдә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Бина эче дә, территория дә, тышкы яктан да ул чәчәкләргә күмелеп утыра. Стендлар матур итеп бизәлгән, бакчалары да ямьле. Яңа бина төзелеп килүгә карамастан, коллектив искесендә дә "маркасын төшермәскә" тырышкан. Бу шәп мәктәптә 70 укучы белем алачак, шуларның 11-се - беренче сыйныфлар.
"Березка" балалар бакчасы коллективына участокны төзекләндерү һәм бакча карау буенча мәктәп коллективыннан үрнәк аласы бар.
Акбүре мәктәбендә 36 укучыга тагын 1 укучы (беренче сыйныфка баручы) өстәләчәк. Һәм аларны, заманча булмаса да, чиста, каралган класслар, үзенчәлекле итеп бизәлгән стендлар көтә. Зур мәктәп яны участогында әйбәт уңыш үстергәннәр, спорт мәйданчыгы җиһазланган, данлыклы мәктәп музее борынгы экспонатлар белән тулыланган.
"Кояшкай" балалар бакчасында нәниләргә рәхәт, тәрбиячеләр аларның сәламәтлеге һәм үсеше өчен нык тырышканнар. Крокодил формасындагы сәламәтләндерү сукмагы үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итте.
Рус Волчья Бистәсе мәктәп коллективы үзенең 49 (5-се - беренче сыйныфлар) укучысын яңа уку елына кабул итү өчен ныклап торып тырышкан. Биредә вак-төягенә чаклы бар да уйлап эшләнелгән. Кабул итү комиссиясенең аларга бер дәгъвасы булмады. Мәктәп яны участогы да шәп.
"Колосок" балалар бакчасы да мәктәптән калышмый. Аларның участогында төсле-төсле чәчәкләр арасында кул астындагы материаллардан ясалган әкият геройлары яшеренгән.
Красный Октябрь мәктәбе дә, аның коллективы да, комиссия әгъзаларының "бишле" билгесенә лаек, мәктәпне һәм аның тирәсен карап әйләнү күңелләргә рәхәтлек бирде- курортта булгандай рәхәт хисләр чолгап алды: практика вакытында түтәлләрдә эшләгәннән соң биредә ял итү оҗмахка тиң.
Красный Октябрьдә "Кояшкай" балалар бакчасы җитәкчесен алмаштырганнан соң, ул бөтенләй башка төс алган: күптән түгел генә кеше буе чүп үләне баскан җирдә (керү юлында) хәзер чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә, калдыклар вакытында чыгарыла, бугай, уен мәйданчыгында куркынычлы әйберләр җыеп алынган.
Новопоселенная Лебедкада балалар бакчасы җыйнак һәм уңайлы, шунысы кызганыч - барлык уңайлыклар да ишегалдында.
1 сентябрьдә балаларны каршы алуга Екатерина башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында да (анда 5 бала укый, беренче сыйныфка бер бала килә) һәм Андреевка башлангыч мәктәбендә дә бик яхшы әзерләнгәннәр, икесе дә чәчәкккә күмелгән.
Петропавел Бистәсе мәктәбендә менә инде ничә ел мәктәп яны участогында идеаль тәртип: бәрәңге, яшелчә түтәлләре тигез, чәчәкләре гөрләп үсә, яшел газоннар, җыйнак кына куаклар - боларны күрмәү мөмкин түгел. Мәктәпнең эчендә дә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. "Кояшкай" балалар бакчасы да мәктәптән калышмый. Быел алар химая ярдәме алып, балалар уенчыклары һәм яңа шкафлар сатып алганнар.
Белем көнендә укучыларын лаеклы каршылау өчен Архангел урта мәктәбендә дә зур көч куйганнар. Быел укучылар саны 9 га артачак. Классларда чисталык, уңайлык, якты, коридорлар, чәчәкләр, кышлык өчен яшелчәләр һәм бәрәңге, әйбәт фасад, газоннар һәм клумбалар бар да кимчелексез. "Ятимләнеп калган" "Әкият" балалар бакчасы элеккеге мөдир тырышлыгы белән әле дә яшәвен дәвам итә. Биредә 12 бала өчен көчле, кыю, акыллы һәм сәламәт булып үсү өчен шартлар тудырылган.
Зирекле лицее зур үзгәреш кичергән: биредә бина түбәсе алыштырылган, фасад тышланган, кергән җирләргә брусчатка түшәлгән. Быел аларга 80 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Агачлар өчен питомник ясыйлар, бакчалары да әйбәт. Беренче сыйныфка 6 бала керәчәк.
"Йолдыз" балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән. Коллектив төзекләндерү эшләре белән ныклап торып шөгыльләнә, биредә чисталык, матурлык, яңалык күзләрне иркәли.
Әдәмсә мәктәбе яңа уку елына үзенә бер төрле әзерләнә. Монда кабинетларда һәм коридорлардагы идәннәрне бетонлау буенча зур эшләр таләп ителә, линолеумны да алыштырырга кирәк. Акча юк. Мәктәп яны участогы каралган. "Алсу" балалар бакчасына 20 бала йөри, канализация системасы - эшләми, коллектив ремонт ясалыр дип өметләнә, аннан инде, бәлки, бинага да ремонт ясый башларлар, диләр.
Ленино мәктәбендә зур төзелеш бара, шуңа да коллективка эш күп, шулай да алар үҗәтләнеп, тукталмый эшлиләр, димәк яңа уку елына мәктәп балкып торыр: коллективның теләге зур. "Ләйсән" балалар бакчасы бер яктан караганда уңай урнашкан кебек - социаль объектлар белән бер бинада, икенче яктан караганда - куркыныч кебек: территориягә керү һәм чыгу юлы барысына да ачык. Бинада җылы һәм матур.
Тубылгы Тау мәктәбендә косметик ремонт ясалган, җылыту, яктырту һәм балаларның иминлеге буенча проблемалар юк. Мәктәп яны участогы тел-теш тидерерлек түгел, биредә мул уңыш үстерелгән, территория ямьле, чәчәк түтәлләре гөрләп утыра.
"Тургай" балалар бакчасы да бик матур, уен мәйданчыгы да шәп.
Акъяр мәктәбе коллективы да мактауга лаек: бинаның үзендә дә, мәктәп бакчасында да байтак эш эшләнгән.
"Акчарлак" балалар бакчасы турында да нәкъ шул сүзләрне әйтергә мөмкин.

Шахмай мәктәбе эчтән дә, тыштан да бик матур, мәктәп яны участогы да бик әйбәт, территориясе дә каралган. "Ромашка" балалар бакчасына керү юлы өч, тик ишекләрне бутау мөмкин түгел - һәрберсенә тиешле билгеләр, асфальтта ачык төсләр белән ясалган рәсемнәр илтә. Уен мәйданчыгы өлкәннәргә дә кызыклы: шундый ук буяулар белән балаларның аяк астында өстәл уенына өйрәтүче билгеләр ясалган.
1 сентябрьдә Чертуш башлангыч мәктәбенә 12 укучы киләчәк, мәктәп аларны кабул итәргә әзер. Коллектив балалар белем генә түгел, башка күнекмәләр дә алсын өчен җәй буе тырышкан. "Карлыгач" балалар бакчасында быел ремонт ясалмаса да чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә.
Чаллы Башы мәктәбе зур территория били, ул каралган. Бинаның үзендә чиста, рәхәт, тик истә калырлык ачык нәрсә юк. "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга бик уңайлы, рәхәт.
11 ел яшәп килгән Яңа Чишмә урта мәктәбе искерә, үзгәрешләре уңайга түгел. Әмма мәктәп коллективы һәм укучылар тулы көчкә иҗат итәләр, талантлылар, фантазияләре бай. Быел зур һәм җиһазланган спорт мәйданчыгында алар каршылыклар полосасы корганнар: малайларга һәм кызларга тормышны өйрәнү мәктәбе узарга мөмкин.
Яңа Чишмә гимназиясе - зәвык, мәдәният, сәнгать һәм фантазия капчыгы. Матур участок, каралган бакча, һәр кабинет соклангыч.
Яңа Чишмә мәктәп-балалар бакчасы быел зур үзгәрешләр кичерә: республика программасы буенча биредә капиталь ремонт буенча зур эш алып барыла, ул төгәлләнү алдында. Бина эчендә агымдагы ремонт ясалган, стендлар бизәлгән, яңа уку елына эш планы төзелгән.
"Чишмә" балалар бакчасында стеналарны бизәү, вак ремонт буенча да күп сораулар туды, әйтик, идәннәре балаларга травма алу куркынычы тудыра. Бу бакчада яңалык керткәннәр - балалар мендәрсез йоклыйлар.
"Ландыш" та, зур күләмле эш башкарылуга һәм иң күп балалар булуга карамастан, бер генә төркем дә "каникулга" ябылмаган, биредә бинаның һәр почмагы, участогы, бакчасы каралган, буялган, бизәлгән. Уен мәйданчыклары уйнау өчен генә түгел, өйрәтү өчен дә хезмәт итә. Биредә балаларны нык ярату күзгә бәрелеп тора.
"Крепыш" балалар бакчасы - яңа һәм матур бинада, төркем бүлмәләре әйбәт бизәлгән, стеналар тыныч төскә буялган, медкабинет бик уңайлы. Тик территориягә бетон түшәлгәнгә, биредә җәй ямен тоеп булмый. Фантазияне эшкә җигеп, бетонда да газоннар, чәчәкләр, яшеллек үстереп буладыр, югыйсә.
"Кояшкай" җисеменә туры килеп тора: биредә бинада да, территориядә дә, уен мәйданчыгында да якты, җылы, бәйрәмчә рух сизелә. Яшелчә уңышы да мулдан. Территория чәчәккә күмелеп утыра.
"Теремок"ның территориясе кысан, шуңа да коллектив уен мәйданчыкларында фантазиясен эшкә җигә алмый, аның каравы ул төркем бүлмәләрендә, коридорда, актлар залында чагылыш тапкан. Биредә бина иске булса да, бар да әйбәт. Белем бирү учреждениеләрен кабул итү комиссиясе әле моның белән генә эшен төгәлләмәде. Күп мәктәпләргә җитешсезлекләрне бетерүгә вакыт бирелде, алар бар, әлбәттә. Әйтик, вентиляция торбаларын чистарту, кухняда тарту җайланмаларын ремонтлау, стендларны яңарту, беррәттән пыяла астындагы фантикларны алып, бинаның һәм кабинет ишекләрендәге табличкаларын алыштыру, янгын щитларын тулыландыру, ишегалдындагы зур ярыкларны томалау, шкафларны тәртипкә китерү кебек эшләр башкарасы бар. Ярма эчендә вак бөҗәк табылды, бу вак-төяк булса да, атна дәвамында аны бетерү бурычы куелды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X