Уку елы ахырына якынлаша
Район мәктәпләре өчен нинди булды ул? Төп казанышлар һәм проблемалар турында без мәгариф бүлеге башлыгының укыту эшләре буенча урынбасары Ләйсән Нурхәмәтова белән сөйләштек.
-Ләйсән Рифхатовна, быел мәктәпне ничә укучы тәмамлый?
— Быел район мәктәпләрен 200 гә якын укучы тәмамлап чыга (узган уку елында — 9 һәм 11 сыйныфларда 223 укучы иде). 9 сыйныфны 141 укучы тәмамлый, узган ел алар 177 иде. Бу тугызынчы сыйныф укучылары иң күп ел булды. Шуларның 62 се 10 сыйныфка күчте (35% тәшкил итә), калганнары махсус урта уку йортларына укырга керделәр. 11 сыйныфтан 52 укучы чыга, узган ел 46 укучы иде. Берничә ел чыгарылыш укучылары саны тотрыклы — 46-52 тирәсендә тора.
— Һәм аларны «яраткан» ОГЭ һәм БДИ көтә. Имтиханнарга әзерлек ничек бара? Укучылар нинди фәннәрне өстен күрә?
-Бүгенге көндә йомгаклау аттестациясенә ныклы әзерлек бара. Быел 9 класс укучылары өчен беренче имтихан 21 майда инглиз теле белән башлана. 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтихан 23 май көнне химия, тарих һәм әдәбият фәннәреннән. Төп этапның имтихан чоры 2025 елның 16 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Районда имтихан үткәрү пункты элеккечә Яңа Чишмә урта мәктәбендә урнашкан.
9 класс укучылары аттестат алу өчен 2 мәҗбүри фән (рус теле һәм математика), 2 сайлап алынган фәннән имтихан тапшыралар. БДИ тапшыру өчен укучыларның күбесе география (73), информатика (65), җәмгыять белеме (53 укучы) фәннәрен сайлый. Быел биология, химия һәм физика кебек фәннәрне сайлап алучылар саны берничә мәртәбә артты. Бу безне бик шатландыра.
11 класс укучылары аттестат алу өчен 2 мәҗбүри фән — рус теле һәм математика (профиль яки база дәрәҗәсендә) тапшыралар, калганнарын югары уку йортына керү өчен кирәк булганда сайлыйлар.
Узган ел белән чагыштырганда, укучыларның 50% ы профильле математиканы сайлаган, ә сайланган фәннәр буенча җәмгыять белеме алда бара. Әмма физика, биология һәм химия тапшыручылар саны сизелерлек артты. Бу республикада һәм тулаем Россия буенча инженер һәм техник белгечлекләрнең өстенлекле булуына бәйле.
10-11 сыйныфларда инде икенче ел табигый-фәнни юнәлештәге профильләр сайлана, анда ике фән тирәнтен өйрәнелә.
-Әйдәгез, күңеллерәк нәрсәләр турында сөйләшик әле. Район укучылары бу уку елында нинди уңышларга ирештеләр?
— 2024-25 уку елында горурланырлык нәрсәләр бар! Черемухово урта мәктәбе укучысы Корнева Ксения әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды (укытучысы Шабалдина Л. Г.)
Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Әхмәтҗанова Айзилә экология буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды (укытучысы Шакирҗанова С. Н.)
Зирекле лицее укучылары Пронин Евгений һәм Хәметвәлиев Таһир физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары булдылар (укытучылары Кашапова З. Х.)
Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы Сипатров Александр математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры булды (укытучысы Лазарева О. И.)
Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Рамазанов Таһир химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында призер булды (укытучысы Галиуллина Т. М.)
Шахмай урта мәктәбе укучысы Ибраһимова Фирүзә — безнең горурлыгыбыз — татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары призеры булды. Яшь язучыларның «Илһам» бөтенроссия конкурсында Фирүзә 2 урынны яулады, «Минем гаиләм тарихы» республика конференциясендә, И. Хәлфин исемендәге республика фәнни-тикшеренү конференциясендә һәм Т. Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче булды. Аның әле башка казанышлары һәм бүләкләре дә бик күп. Моннан тыш, ул яхшы укый һәм театр түгәрәгендә уйный.
Балаларның нәтиҗәләре — укучыларның гына түгел, аларның остазларының да тырыш хезмәте. Фирүзәнең остазы — Гыйльманова Кадрия Кыям кызы — белемле, һөнәрен яратучы чын педагог. Ул балалар белән генә уңышлы эш алып бармый, үзе дә үсә, төрле конкурсларда җиңүләр яулый.
Безнең укучылар олимпиадаларда катнашып кына калмыйлар, конференция һәм проект эшләрендә дә уңышлы катнашалар. Габетдинова Сәрия, Феоктистова Марина, Гыймадиева Розалина, Данилова Кристинаны билгеләп үтәсе килә, аларның нәтиҗәләре белән горурланабыз һәм алга таба уңышлар телибез.
Һәр мәктәп шундый сәләтле балаларны ачыклый һәм ата-аналары белән бергәләп тиешле юнәлешне күрсәтә, аларның мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен үстерә. Бергәләп эшләү генә яхшы нәтиҗәләр бирәчәк.
— Ә бездә олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда җиңүчеләрне, аларны әзерләүче укытучыларны стимуллаштыру системасы бармы?
-Район Советы сессиясендә һәр елны Район башлыгы грантына лаек булган укучыларны, аларның педагогларын һәм ата-аналарын бүләкләү тантанасына чакырабыз. Август конференциясендә шулай ук республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында призер һәм җиңүчеләр әзерләгән педагогларны хөрмәтлибез.
Ел саен «Чикләрсез балачак» чарасында районыбызның сәләтле балаларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырабыз.
— Ләйсән Рифхатовна, быел чыгарылыш кичәләре кайчан үткәреләчәк?
— 24 майда район мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» яңгыраячак. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнарның кызу вакыты башлана, ул төгәлләнгәч, 28 июньдә район мәдәният йорты мәйданында 15.00 сәгатьтә 52 укучы өчен чыгарылыш кичәсе була. Биредә медаль ияләрен һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләячәкләр. Район башлыгы шулай ук мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырачак. Аннары Яңа Чишмәнең Үзәк урамы буйлап чыгарылыш сыйныф укучылары Ял паркына узачак, анда алар өчен интерактив программа һәм бию кичәсе оештырылачак.
— Укучылар җәйге вакытларын файда белән уздырсын өчен нинди чаралар планлаштырыла?
— 1 июньнән башлап мәктәп янында 21 көнлек лагерьлар ачыла. Балалар белән күңел ачу һәм үстерешле уеннар, һавада спорт ярышлары, викториналар һәм экскурсияләр үткәреләчәк. Шулай ук алар өчен иртәнге ашлар һәм кайнар төшке ашлар оештырылачак. Июль һәм август айларында балалар өчен Яңа Чишмәнең иң матур урынында урнашкан «Факел» сәламәтләндерү лагере ачылачак. Җәйге чорда «Ишегалды мәйданчыклары», Олимп спорт комплексы, бассейн һәм ял парклары эшләячәк.
— Хәзер бөтен республикада укытучылар җитмәү проблемасы бар. Район мәгариф бүлеге бу кытлыкны ничек хәл итте һәм киләсе елда ничә вакансия бар?
-Бүгенге көндә район мәктәпләренә укытучылар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Вакансияләр барлык мәктәпләрдә дә: математика, рус теле, тарих, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ бар.
Районда Башкарма комитетның карары нигезендә район мәктәпләренә килгән яшь белгечләргә 3 ел дәвамында ел саен 50 000 сум күләмендә акчалата түләү каралган.
Шулай ук «Земство укытучысы» проектында катнашу мөмкинлеге дә бар, безнең мәктәпләрдә әлеге программа буенча килгән 3 укытучы уңышлы гына эшли.
Шунысы сөендерә, 1 майдан барлык бюджет хезмәткәрләренә, шул исәптән педагогларга хезмәт хаклары артты. Укытучы һөнәренә хәзер ихтыяҗ булганлыктан, Россия хөкүмәте мәктәпләрдә лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәчәк, педагогларга балаларны укытырга һәм тәрбияләргә комачаулый торган бюрократик йөкләнешне киметәчәк, дип ышанам.
— Мөгаен, педагогик кадрлар җитмәү бу уку елында төп «баш авыртуы» булгандыр. Сезне тагын нинди мәсьәләләр борчый?
— Әйе, яңа уку елы башланыр алдыннан укытучыларның мәктәптән китүе, вакансияләр барлыкка килү мәсьәләсе борчый иде. Нәкъ менә шул сәбәптән Чебоксар төп мәктәбе ябылды. Акбүре мәктәбендә дә шундый ук хәл: анда педагоглар белән проблема булмаса да, укучылар саны елдан-ел кими бара. Әмма шунысы сөендерә: район администрациясе мәктәпләрне саклап калуны яклый. Мәктәпнең ябылуы авылның юкка чыгуына китерә бит.
Кызганыч, районыбызга кайтып, эшкә урнашырга, гаилә корырга теләмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары моны аңламыйлар. Без дә, 20 ел элек югары уку йортын тәмамлап, үз районыбызга кайттык, эшкә урнаштык, гаилә кордык һәм моңа бер дә үкенмәдек. Чөнки балалар өчен искиткеч сәнгать мәктәбе, спорт комплексы, бассейн бар. Үзебезнең Яңа Чишмәдә яшәвебезгә һәм эшләвебезгә без бик шат. Быел «Чишмәле» яшьләр үзәге ачылуы да мине сөендерде — бу балаларга аралашу, ял итү, үз мөмкинлекләрен ачу мөмкинлеге.
Гаджетлар проблемасы да борчый: ата-аналар үз балаларына аз игътибар бирә, алар белән аз аралаша, шуңа күрә алар социаль челтәрләрдә аралашуга мөрәҗәгать итә. Сине борчымасын өчен балага телефон бирү җиңелрәк, ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк, без, ата-аналар тарафыннан кулдан ычкындырылган вакыттан соң, аларны гаджетлардан аерып булмый башлаячак. Бу сөйләм теленең, язуның начар үсешенә, психик авыруларга китерергә мөмкин. Аралашу, хикәяләр сөйләү, балалар белән йөрү, уртак хезмәт эшчәнлеге — минем фикеремчә, ата-аналарга бала туганнан алып олы тормышка аяк басканчы шуларны эшләргә кирәк.
Сүземнең ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм илебезнең иң яхшы югары уку йортларына керүләрен, калган балаларга матур җәйге ял телим. Педагогларга нык сәламәтлек һәм гаиләләре белән тулы ял, барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев