2017-2018 уку елында район мәктәпләренә 1419 укучы барачак, шул исәптә 134 се - беренче сыйныфка.
Кызганычка каршы, укучылар саны елдан-ел кими бара. 2015 елның сентябрендә мәктәпкә 1496 укучы укырга барган иде ( беренче сыйныфка - 190 бала), 2016 елда - 1445 (148е - беренче сыйныфка).
Сыйныфларның уртача тулылыгы - 7,8 укучы. Иң күп укучы (18,5 укучы) Яңа Чишмә урта мәктәбендә, гимназиядә - 17,2, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә - 13,1, ә менә Андреевка, Екатериновка башлангыч мәктәпләрендә нибары 2 шәр укучы гына.
Район мәктәпләрендә берничә укытучы җитешми: инглиз теле, физика, химия, рус теле, математика һәм тарих укытучылары. Уку елы башланганчы мәгариф бүлеге әлеге мәсьәләне хәл итәр дип уйлыйбыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев