Укытучыларнын берләштерде
14 августтан 17енә чаклы КФУ Алабуга институты базасында мәктәп укытучыларының IV халыкара фестивале булып үткән. Анда Волчья Бистәсеннән инглиз теле укытучысы Ольга Ронина да катнашкан, ул андагы тәэсирләре белән уртаклашты:
- Быел фестиваль, чит илләрдән һәм Рәсәйдән әйдәп баручы белгечләрне үзенә җыеп, "халыкара" статусы алды. Беренчедән, фестиваль искиткеч шәп оештырылуы белән аерылып торды. Икенчедән, фестиваль күп санлы мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр һәм семинарларда бик тәҗрибәле хезмәттәшләр - педагогларның эш алымнарын һәм ысулларын өйрәнү мөмкинлеге бирә. Өченчедән, фестиваль Сингапур, Германия, Испания, Төркия һ.б. чит ил белгечләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырды.
14 августта актлар залында фестивальдә катнашучылар Алабуга институты директоры Елена Мерзон һәм "Новое образование" журналының баш редакторы Елена Блинова белән очраштылар. Кич белән әйдәп баручы белгечләр һәм вуз укытучылары тарафыннан үткәрелгән берничә мастер-класс һәм тренинглар булып үтте.
Икенче көнне фестивальне рәсми төстә ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасының мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм башка атаклы кунаклар чыгыш ясады. Ул яңа уку елында педагогларны ниләр көтүе турында сөйләде. Энгель Навапович "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашты, беренче сыйныфка укырга баручы 11 балага "Беренче сыйныфлар өчен җыелма" һәм канцтоварлар сатып алуга сертификатлар тапшырды. Кич белән фестиваль базасында Сингапурда һөнәри үсеш департаменты директоры Джая Дас белән аралашу мөмкинлеге биреп, инглиз теле укытучыларының секция эше булып үтте. Мастер-класста миссис Джая Дас фестивальдә катнашучыларны 21 гасырда өйрәнелә торган структуралар белән таныштырды. Фестивальнең икенче көне "Визит" джаз оркестры концерты һәм бәйрәм салюты белән төгәлләнде.
Фестивальнең өченче көне физика укытучылары секциясе эшенә һ.б. багышланды. Кичке аштан соң Рәсәйнең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Григорий Гладков белән очрашу булды, ул үз әсәрләрен уйнап күрсәтте, үзе, эшчәнлеге турында сөйләргә дә өлгерде. Фестивальдә катнашучы укытучыларның университет мәйданчыгында иҗат кичәсе бу көннең музыкаль мизгелләре булды, биредә теләүчеләр жюри һәм тамашачы хөкеменә үз сәләтләрен күрсәтә алдылар. 17 августта барлык фәннәр буенча түгәрәк өстәлләр эшләде, шулай ук сертификатлар тапшыру белән фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасы булды. Алабуга шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсия ясау көтелмәгән бүләк иде.
Һич икеләнүсез мин, фестиваль минем өчен күп нәрсә бирде, педагоглар эшчәнлеген нык яктыртты, дия алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев