Мәгариф
Укытучыларыбыз начар чыгыш ясамады
Үткән җомга көнне Яңа Чишмәдә республиканың 9 районыннан килгән 33 педагог катнашында "Ел укытучысы-2016" республика конкурсының зона этабы узды.
Анда конкурсның район этапларында "Сыйныф җитәкчесе", "Ел остазы", "Педагог-психолог", "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.
Бәйге гимназиядә һәм урта мәктәп бинасында узды. Безнең район данын Черемухово мәктәбе укытучылары яклады һәм "Ел остазы" номинациясендә Наталья Павлухина икенче урынны, "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Светлана Корнева өченче урынны һәм "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә Максим Сальцин өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев