Уңышка ирешергә мәктәптә өйрәтәләр
Мәктәптә бар да дәрестән башлана. Дәрес начар булса, укучы уңышлы була алмый. Дәрестә уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә соң? Һәр укытучы шушы сорауга җавап эзли. Бүгенгесе көндә гомумбелем бирү процессы барышында заман кешесе белем һәм осталык багажы туплау өстенә мөстәкыйль, инициативалы һәм креатив та булырга тиеш. Проектлар алымы белән дәресләр...
Мәктәптә бар да дәрестән башлана. Дәрес начар булса, укучы уңышлы була алмый. Дәрестә уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә соң? Һәр укытучы шушы сорауга җавап эзли. Бүгенгесе көндә гомумбелем бирү процессы барышында заман кешесе белем һәм осталык багажы туплау өстенә мөстәкыйль, инициативалы һәм креатив та булырга тиеш. Проектлар алымы белән дәресләр үткәрү шушы бурычларны хәл итәргә булышлык итә. Ленино урта мәктәбендә узган райондагы технология укытучылары семинары нәкъ шушы алымга багышланган иде.
Шушы семинар барышында технология укытучысы Т.М. Демидова 11 сыйныфларда "Мәктәп интерьерын бизәү" дип аталган ачык дәрес үткәрде. Татьяна Михайловна укучыларны кызыксындыра белә, шуңа да аның дәресләре җанлы һәм кызыклы үтә, эшенең нәтиҗәсе дә сөендерә. Дәрес башланганчы аның максаты билгеләнде, як-яктан сораштыру юлы белән интерьерны бизәү һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча материалны кабатлап чыктылар. Укучылар "Пыр-пыр очып йөрү почмагы" иҗат проекты тәкъдим иттеләр, анда күбәләкләр һәм чәчәкләр ясау технологиясе тәкъдим ителгән иде. Семинарда катнашучыларга матур итеп бизәлгән мәктәп коридоры ошады. Шушы фонда попугайлы һәм балыклы тере почмак та бик килешеп тора.
Дәрес азагында укучыларга һәм кунакларга дәрестән соң һәм технология дәресләрендә укытучылар һәм укучыларның эшчәнлеге турында сөйләүче "Иң әйбәт эшләр презентациясе" күрсәтелде. Әйтергә кирәк, Татьяна Михайловна педагогик осталыгын арттыру өстендә даими шөгыльләнүче, үз эшен һәм укучыларын яраткан иҗади шәхес. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда даими рәвештә алдынгы урыннарны яулыйлар. Т.М. Демидова үз эш тәҗрибәсен тарату максатыннан "Берлинго әзерләү технологиясе" дип аталган мастер-класс үткәрде. Ул техниканың яңалыгы белән хезмәттәшләрен таң калдырырга омтылмады (чөнки кәгазь-пластика аларга күптән таныш), ә композиция үзәген билгеләү, кәгазь һәм җеп белән эшләүнең төрле алымнары (ысуллары) буенча алган рекомендацияләр - киңәшләр, һичшиксез, күпчелек укытучыларга файдалы булды.
Семинар түгәрәк өстәл артында - технология укытучыларының эшләренә йомгак ясау һәм тәҗрибә уртаклашу белән төгәлләнде. Мәктәптә хезмәт дәресләрен оештыру һәм балалар иҗатын үстерүнең төрле алымнары турында кызыклы сөйләшүләр алып барылды.
Семинарда катнашучылар кунакчыл, киң күңелле Татьяна Михайловнага һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр.
Л. Г. ЛАВРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев