Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Зур этнографик диктант»

1 ноябрь көнне Яңа Чишмә гимназиясендә «Зур этнографик диктант»дигән Халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.

Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде һәм Россия Федерациясенең һәр субъектында инде дүртенче ел бер үк вакытта узды. Оештыручылар-РФ милли эшләр буенча Федераль агентлык Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы белән берлектә.
Яңа Чишмә районында узган акциядә катнашкан 84 кеше - район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Яңа Чишмә районы оешмалары (мәдәният бүлеге, мәдәният йорты һәм китапханәләр, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе, редакция, аграр көллият филиалы) хезмәткәрләре диктант тестының 30 соравына җавап бирделәр. Ун сорау өстәмә рәвештә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан кертелде, безнең республикада әлеге акция аның ярдәме белән уздырылды.
Бик катлаулы диктантта Россиянең дәүләт төзелеше формасына; милли сәясәткә; халык санын алуга, Россиянең аз санлы халыклары исемнәренә; бәйрәмнәргә, телләргә, гореф-гадәтләргә һәм кухняларга; мәдәнияткә  кагылышлы мәсьәләләр булды.  
Яңачишмәлеләр диктантны яза алды, гомуми уртача 83 балл җыелды. Иң югары нәтиҗә - 100 балл - Черемухово урта мәктәбе педагогы Максим Сальцинныкы. Төрле яшьтәге катнашучылар составында икесенә-63, иң кечкенәсенә - 14 яшь. Уртача яшь - 40,5 яшь. Диктантларның дөрес җаваплары РФ милли эшләр буенча Федераль агентлык сайтында басылып чыгачак (www.fadn.gov.ru һәм www. miretno.ru сайтында).
 «Зур этнографик диктант» ел саен анда катнашучылар өчен танып-белүгә әверелә. Аның төп максаты-үз тамырларыңны, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге уяту.
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев