Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

25 елдан соң очрашу

6 августта Зирекле авылы музеенда 1991 елда Зирекле мәктәбен тәмамлаучыларның очрашуы булып узды. Бу 10 кеше аттестатлы булган 40 нчы чыгарылыш. Аларның сыйныф җитәкчеләре Энҗе Шәрифуллина (хәзер Чистайда мәктәп директоры булып эшли) һәм Габдрахман Вафиннар (пенсионер) иде.

Очрашуга 8 кеше кайтты, иң элек алар туган мәктәпләрендә булдылар, аннан сыйныф җитәкчеләре һәм 13 ел элек автокатастрофада һәлак булган сыйныфташлары Гөлчәчәкнең туганнарында булдылар.
Кунакларны крайны өйрәнү материаллары, мәктәп, Зирекле авылы тарихы турындагы китаплар, бәетләр белән таныштырдылар, алар чыгарылышы (соңгы кыңгырау) турындагы стена газетасын күрсәттеләр. Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасы тарихын чагылдырган альбомны аеруча кызыксынып карадылар, анда 1970 елдан башлап балалар фотолары урын алган. Үзләрен танып, балачакларын искә алдылар. Чәй табыны янында кызыклы вакыйгаларны да хәтерләреннән үткәрделәр, ул елларда мәктәптә эшләгән Мидхәт ага Газыймов та мәктәп тормышы турында байтак нәрсәләр сөйләде.
РҮХдә поликлиника мөдире булып эшләүче Рәфис Вафин (элекке комсорг) оештырган очрашу гүзәл табигать кочагында дәвам итте. Алар истәлеккә музейга бүләк тә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев