Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Акбүредә шигырь бәйрәме

Үткән атна азагында Акбүредә Татар теле көненә туры китереп, күренекле татар шагыйрьләре Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла катнашында үткәрелгән шигырь кичәсе җылы һәм җанлы атмосферада үтте.

Бу көнне җирле АМЙ-да бөтен районнан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, әдәбият һәм шигырь сөючеләр җыелган иде.
Кичәне алып баручылар: җирле музей директоры Вәсил Вәлиуллин, МЙ директоры Галия Миншина һәм укытучы Рәмзия Латыйпова тарафыннан шигырь бәйрәменә бик матур сценарий әзерләнгән иде. Ул Акбүре мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, моннан ике ел элек вафат булган Салисә Минкәева истәлегенә багышланган иде (агымдагы елның апрелендә аңа 65 яшь тулган булыр иде). Өстәвенә, бу көнне аның кызының, инде танылган шагыйрә Ландыш Габдрахманованың матбугатта басылып чыгачак китабының презентациясе дә булды.
Салисә Минкәева 40 елга якын мәктәптә эшләде һәм мәктәпне тәмамлаучы күп кенә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Ул бүгенгесе көндә бай фондлы авыл музеена әверелгән.
Мәктәп музеен булдыру инициаторы һәм беренче мөдире дә иде Салисә ханым (кичә башланганчы музейга килгән кунаклар да бу хакта сөйләделәр).
Аның хезмәттәшләре, педагогик хезмәт ветераннары Әлфия Мусина, Гөлфирә Закирова, Минсылу Мусина, Фәния Нурхамәтова, Рузалия Мусина, Зәйнәп Рәхимова һәм башка бик күпләр Салисә Минкәева турында үзләренең хәтер-хатирәләре белән уртаклаштылар.
Зирекледән Мидхәт Газыймов, Шахмайдан Назимә Галимова, Чертуштан Рәмзия Мусина һәм Яңа Чишмәдән Лилия Фәттаховалар барлык татар теле укытучыларына үзләренең котлауларын, шигырьләре һәм теләкләрен җиткереп чыгыш ясадылар. Шигырь кичәсе җырларга, шигырьләргә һәм музыкаль композицияләргә бай иде.
"Яшим - димәк, яратам" (Живу - значит, люблю") дип аталган яңа китап авторы Ландыш Габдрахманованың чыгышы бик дулкынландыргыч булды. Ул үзенең әнисе турында җылы итеп сөйләде, берничә шигырен укыды, аның шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады (аның шигырьләренә көйләр дә язылган инде). Ландышның шигырьләре ихластан, йөрәкләргә үтеп керерлек... Бу хакта аңа китап чыгуы белән котларга килгән сыйныфташлары да әйтте, күренекле башкорт шагыйре Азамат Юлдашбаев үзенең видеомөрәҗәгатендә аны котлады (Ландышның шигырьләре безнең күршеләребездә дә басылып чыга). Казаннан килгән олы кунаклар - ТР-ның атказанган сәнгать хезмәткәрләре, күренекле татар шагыйрьләре һәм публицистлар Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла да үзләренең ихлас котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Җирле АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов барлык авыл халкы исеменнән чараны оештыручыларга (Акбүре мәктәбе, АМЙ һәм китапханә) рәхмәт белдерде һәм Ландыш Габдрахмановага зур иҗади уңышлар теләде.
Кичә төгәлләнгәннән соң барлык кунакларны мәктәп ашханәсендә бик тәмле ашлар белән сыйладылар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев