“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабын язабыз
Район газетасының 6 март санында "Алар илгә җиңү алып кайтты" исеме астында басылган язмада бу китапка сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан туганнарын һәм авылдашларын кертү белән кызыксынган кешеләргә мөрәҗәгать ителгән иде. Бу эшкә соң тотындык, республикада инде бу эшкә 2004 елда ук керештеләр һәм 2005 елда беренче китап дөнья күрде, Җиңү...
Район газетасының 6 март санында "Алар илгә җиңү алып кайтты" исеме астында басылган язмада бу китапка сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан туганнарын һәм авылдашларын кертү белән кызыксынган кешеләргә мөрәҗәгать ителгән иде. Бу эшкә соң тотындык, республикада инде бу эшкә 2004 елда ук керештеләр һәм 2005 елда беренче китап дөнья күрде, Җиңү яулауга да 70 елга якын гомер узды, сугышта катнашканнар - исән калганнары да инде бик аз калдылар.
Нинди мәгълүматлар җыярга һәм нинди план буенча эш итәргә - музей рекомендацияләр эшләп, 25 февральдә аларны барлык авыл җирлекләренә җибәрде. 5 мартка чаклы киләчәктә материалларны архивларда эшкәртү өчен 14 пункт буенча материал җыю буенча өйборынча йөреп чыгу (башлангыч исемлек төзү) тәкъдим ителде. Шул ук мәкаләдә эзләнүнең чыганаклары күрсәтелде. Бу мөһим эштә бар да - сугыш һәм хезмәт ветераннары Советлары, хатын-кызлар Советлары, мәктәп музейлары, мәктәпләрдәге тарихчылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре, гомумән, кызыксынган кешеләр катнашырга тиешләр. Кызганычка каршы, шундый көйле механизм бөтен җирдә дә эшләп китмәде. Бөтен авырлык авыл Советлары секретарьларына төште. 28-30 мартта музей тарафыннан һәр авыл җирлегенә тәфсилле инструктаж (ноктаны, өтерне кая куярга, сүзне ничек кыскартырга һ.б.) бирелде. Тик… Исемлекне графалап, һәр кешегә аерым-аерым, 14 пунктта күрсәтелгәннәрне кат-кат кабатлап төзегәннәр. Кешеләр һәлак булганнар исемлеген үз эченә алган "Хәтер китабы"н беркайчан да ачып карамаганнар дигән фикер туды (китапның 18 нче томы Яңа Чишмә районына багышланган).
2 апрельдән соң музей барлык авыл җирлекләренә безнең электрон почтага тикшерү өчен төзелгән исемлекләрнең 1-2 битен булса да җибәрүләрен үтенеп махсус хат юллады: 5 апрельгә бу эш Архангел, Ленино, Петропавел, Шахмай АҖ белән үткәрелде. Тик аларның эшеннән соң да хаталар кала. Кайсы хәрби комиссариат тарафыннан чакырылган, нинди хәрби званиеләр алган (аларны ничек кыскартырга), сугышта кайда һәм кем булып сугышкан, сугышчан һәм хезмәт бүләкләре турында язарга. Кайсы хәрби комиссариат тарафыннан чакырылган - һәрберсенә күрсәтергә. Әйтик, 1941 елны Яңа Чишмә РХК (РВК) тарафыннан чакырылган (көнен, аен күрсәтмичә). Хәрби званиесен түбәндәгечә күрсәтәсе: кр-ц.ряд., гв.ряд., мл.с-т, гв. ст. с-т, ст-на, мл. л-т, кап-н һ.б. Кем булып хезмәт иткән - тулысынча язабыз. Әйтик, телефонист, ком.взвода, повозочник, санинструктор, ком.отделения, наводчик орудия, зам.наводчика, орудийный номер, заряжающий, танкист, шофер, ком.роты, нач.связи, механик-водитель танка, стрелок, разведчик, сапер, минометчик, пулеметчик һ.б. Әгәр сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнсә, түбәндәгечә язабыз. Кавалер ордена Красной Звезды, ор.Славы III ст., (рим саннары белән куштырнаксыз). Барлык медальләр куштырнакка алынып зур хәрефтән башлап языла: м."За отвагу", м."За боевые заслуги", м."За оборону Сталинграда". Әгәр бүләкләнү елы билгеле булса, азакта җәяләр эчендә елын күрсәтәбез: м."За победу над Германией" (1946 г.), м."За оборону Ленинграда" (1942 г.), юбилей бүләкләренә вакытын күрсәтмибез.
Бүгенгесе көндә бездә 1468 кешегә бүләк бирү кәгазьләре бар. Гомуми исемлекне төзегәндә, алфавит буенча 4 зур альбом ясадык. Тиздән исемлекне һәр авыл җирлегенә җибәрәчәкбез. Әлеге мәгълүматлар белән анда үз исемлекләрен тулыландырачаклар. Кызганычка каршы, бүләкләү кәгазьләрендә хәрби цензура сугышчының гаиләсе яшәгән авыл исемен сызган. Һәр биттә (кәгазьдә) "Секретно" дигән штамп (гриф) бар, ул 4-5 данәдә төзелгән: 1 данә (экз.) - полк штабына, икенчесе - дивизиягә, 3 - армиягә, 4-5 данә- ГОК НКО-га. Мисал өчен, Приказ №011 (экз.№2), 1944 елның 11 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы исеменнән Беренче Балтыйк буе фронтының 154 нче укчылар дивизиясе 473 нче укчылар полкы буенча 1907 елда туган, кызылармияче, татар милләтеннән, партиясез Әгъләмов Резван… (батырлыгы турында языла) бүләкләнә. 1942 елда Тат АССР Яңа Чишмә РХК тарафыннан чакырылган. Адресы: (хәрби цензура тарафыннан сызылган), сугышчы хезмәт иткән урындагы барлык мәгълүматлар күрсәтелгән.
Әгәр кем дә булса "Подвиг народа" сайтыннан үзенең якын кешесен эзләргә тели икән, бүләкләү кәгазендә фамилиясе, исеме ничек язылган, нәкъ шулай язып кертергә кирәк. Икенче кыенлык түбәндәгедән гыйбарәт: бүләкләү кәгазьләре буенча кеше исән-сау кайтканмы яисә һәлак булганмы - белеп булмый. Без 1500 гә якын бүләкләү кәгазьләре алсак та, без әле бүләкләнүчеләрнең яртысын да таба алмадык, дип әйтә алам. Мисал өчен, Зирекледә Миннебаев Идрис абый яшәгән. Документлары буенча, аның III, II дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнүен беләм. II дәрәҗә Дан ордены иясенә сугыштан соң гына барып ирешә. Кызганычка каршы, исемлектә 1468 кеше булса да, аның исеме юк. Эзләргә, эзләргә һәм тагын бер кат эзләргә генә кала. Музейдагы бүләкләү кәгазьләре белән кызыксынган кешеләр безгә килеп, аларны карый алалар. Без һәрчак сезне көтеп калабыз.
Сугышта катнашучының һәркайсы турында соңгы язу түбәндәгечә булачак: Галимов Ибрагим Ахметзянович, 1916 г.р., место рожд:, с. Ерыклы, жил там же, Моб. Новошешминским РВК в 1939 г., в ВОВ - в 1941 г., кр-ц, разведчик штабной батареи 914 артп, 352 сд 3-го Белорусского Фр. Демоб. В 1946 г., пред.к-за "Янга Турмыш", завхоз к-за "Кичуй". Кавалер ордена Красной Звезды (1945 г.), медалей "За отвагу" (1944), "За оборону Москвы", "За победу над Германией", 4 благодарности Сталина. Умер в 1999 г., похоронен в с. Ерыклы (Зирекле).
Һәм соңгысы. Бүгенгесе эзләнү эшләре белән беррәттән, 1932 елда туганнарны да кертеп, тыл хезмәтчәннәренә дә барлык мәгълүматларны җыярга киңәш итәм. Әлеге серияне төгәлләгәч, бер-ике елдан соң тыл хезмәтчәннәре турында да китап бастырып чыгару эше башланачак.
Бары бер генә санны мисал итеп китерәм: Зирекле авылы буенча "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен" медале белән 625 кеше бүләкләнгән булган. Бүгенгесе көндә 67 кеше исән-сау. Менә уйлагыз инде, киләчәктә нинди зур масштаблы эш башкару бурычы тора.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
музей директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев