Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Архангел Бистәсендә рус җыры фестивале узды

13 августта Архангел Бистәсендә бәйрәмчә оештырылган мәйданда мәдәният хезмәткәрләре кунакларны - «Песня русская -душа народа» фестивалендә катнашучыларны һәм рус җырын яратучы тамашачыларны ипи -тоз белән каршы алдылар.

Фестивальне ачу Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюкның җылы сәламләвеннән башланып китте, ул барлык катнашучыларга, кунакларга һәм авылдашларына чын күңелдән яхшы кәеф теләде.

Әлеге фестивальгә 16 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар килгән иде. Аларны тантаналы рәвештә тәкъдим иттеләр: «Селяночка» ветераннар ансамбле (Яңа Чишмә ), «Околица» (Ленино),

«Сударушка» (Петропавел Бистәсе), «Сельские зори» (Түбән Кама районы, Уратма авылы), «Селяне» дуэты (Ширәмәт),

«Рябинушка» (Черемухово Бистәсе), «Рябинушка» (Рус Чабаксары), «Любава» һәм «Архангельская краса» ( Архангел Бистәсе),

«Балаган» һәм «Сувенир» (Яңа Иванаево), шулай ук аерым башкаручылар - Зинаида Кондеева һәм Елена Кондеева (Ленино), Елена Гыйльметдинова (Уратма авылы),

Анастасия Семенова (Мәскәү шәһәре, МГИМО студенты).

 Фестивальдә катнашучыларның барысы да кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән ясадылар - борынгы биюне алар Наталья Таротинаның «Земля родная» җырына башкардылар.

Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев рус җыры бәйрәменә җыелучыларны сәламләгәндә, җыр һәр кешене гомере буена озата баруы турында сөйләде.  Ул халык коллективларына фестивальгә килүләре өчен рәхмәт белдерде. Сүз уңаенда, чара Архангел АМЙ җитәкчесе Наталья Таротина тарафыннан откан грант акчасына оештырылган. Грант акчасына яңа җиһазлар сатып алынган, яңа концерт костюмнары тегелгән һәм бу бәйрәм менә дигән итеп оештырылган.   Александр Леонидович мондый фестивальләрнең ел саен үткәреләчәгенә өмет белдерде, барысына да тынычлык, игелек һәм сәламәтлек теләде.

Ә аннары Архангел мәдәният йортының  иң өлкән «Любава» халык  коллективын билгеләп үтте, болар: Татьяна Беспалова, Любовь Урмаева, Надежда Урядникова, Любовь Барсукова.  Аларның барысына да рус җырының беренче район фестивале истәлегенә бүләкләр тапшырылды.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, чыгыш ясаучы бер генә артист та фестивальдә катнашучы дипломыннан башка китмәде.

Тамашачылар Яңа Чишмәнең «Селяночка» коллективын бик җылы каршы алдылар. Аларның репертуарында яңа рус халык җырлары пәйда булган, Лениноның «Околица» коллективы да яхшы чыгыш ясады. Түбән Кама районыннан килгән «Сельские зори» һәм «Селяне» коллективлары чыгыш ясаганда тамашачыларның аякларына «тынычлык» булмады. «Сударушка» ансамблендә катнашучы гүзәл затлар игътибарны үзләренә җәлеп итеп тордылар, ә «Архангельская краса» ансамбле хакында «Исеме җисеменә туры килә» дип әйтеп була

Черемухово  АМЙның һәм Рус Чабаксары клубының «Рябинушка» ансамбльләре  бер үк төрле исемгә ия булса да, аларның репертуары һәм башкару осталыгы индивидуаль һәм кабатланмас. Икесен дә рәхәтләнеп тыңлыйсың.

«Балаган» ул балаган инде! Җырларны шаяртып, җиңел генә бары тик алар гына башкара ала! Аларны Юрий Киселев баянының беренче аккордыннан ук таныйсың.

Фестивальдә башкарылган соло номерлары моноспектакльгә охшаган кебек иде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы җырда үз тормышы белән «яшәде». Яшь кыз - Анастасия Семенова башкаруындагы җыр күтәренке рухта һәм җанландыргыч яңгырады.

Архангел Бистәсендә узган фестивальдә яңгыраган һәр җыр Ватан, җир һәм күк, кояш, басулар һәм болыннар, дуслык, мәхәббәт турында иде.

«Фестиваль узган мәйданчыкның һәр бизәлгән почмагы кебек үк: фотозона, чәй яки сувенирлар лавкасы булсынмы, кешеләрне хөрмәт итеп, яратып оештырылган», - диделәр Яңа Чишмәгә кадәр минем белән кайтучы юлдашларым - «Селяночка» коллективы. Һәм мин дә алар белән килешәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев