Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Артистларыбыз Казан ярминкәсендә

14 сентябрьдә район мәдәният йорты артистлары Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән көзге ярминкәдә катнаштылар.

Районнан барган товар җитештерүчеләр казанлыларга үз продукцияләрен, ә артистлар концерт программасы тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр аларның чыгышын бик ошаттылар. Казанның Лаврентьев урамында яшәүчеләр исеменнән Раушания Мирҗаҗанова рәхмәт хаты да язып бирде. Хатта ул: "Без концертны күршеләребез белән бик теләп карадык. Илназның тавышын тыңлап сокландык, Салаватның яшь чагы белән чагыштырдык, бу егетнең тавышы иркен, матур. Без татар җырларыннан попурри ишеттек, "Зажигай" төркеменең чыгышын карап хозурландык. Аларга бик күп рәхмәтләребезне ирештереп, тагын килүләрен сорап калабыз", - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев