1 мартта безнең районда "Мирас - 2017" театр коллективларының беренче район фестивале булып узды. Ул Театр көненә багышланган иде һәм алты зона буенча үткәрелде, дип хәбәр итте редакциягә ҮКС директоры Надежда Зыкова.
- Шахмай зонасында Чертуш АМЙ коллективы күрсәткән (коллектив директоры һәм җитәкчесе Г.С. Җиһангирова) "Карга ничек әтәчне урлаган" дип аталган сәхнәләштерелгән әсәр зур уңышка иреште. Чаллы Башы АМЙ-ның "Өмет" коллективы Г. Зәйнәшеваның "Толымнарым" пьесасын сайлаган. Г.Сәлахова җитәкчелегендәге яшь артистлар наркоманнар тормышындагы атмосфераны тасвирлый алдылар. Аларның сәхнәдәге уеннары - бу кеше хәленең начарлана баруы (деградация) турында үзәккә үтә торган һәм борчуланып сөйләүләре.
Архангел АМЙ коллективы "12 ай һәм киресенчә", Зиреклеләр "Әни килде" (җитәкчесе Ф.Г. Зарипова), Тубылгы Тау АМЙ (Н. Нәбиуллина) - Р. Хөсәеновның "Табылдык" пьесаларын тәкъдим иттеләр.
"Репка на новый лад" әсәрендә тычкан ролен уйнаган Красный Октябрь мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Рөстәм Ногманов барысын да мөлаем чыгышы белән таң калдырды.
Черемухово АМЙ коллективы башкаруындагы "Җиде җамаяк, җиде кашык" драмасы җаннарны тетрәндерде. Әлеге драма сугыш елларында үзенең барлык улларын югалткан ана турында иде.
Чабаксар АМЙ сәхнәсендә авыл образы тудырылды. Яңаиванаеволылар "Бик гади тарих" тудырсалар, кәтәринлеләр "Без Егора будет горе, или на селе один мужик" дип аталган, чуашчабаксарлылар "Күршеләр", Екатерина Бистәсеннән балалар театр коллективы "Өч мушкетер белән булган хәл" дип аталган (җитәкчесе Е. Пищальникова) әсәрләрне сәхнәләштерделәр.
Фестиваль 26 мартта "Үлемсез Кощей" (Ленино АМЙ) һәм "Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият" (Петропавел АМЙ) белән тәмамланды.
Кызганыч, барлык авыл клублары да фестивальдә катнашмады. Тик катнашучылар әсәрләрне, костюмнарны һәм реквизитларны сайлап алуда нык тырышканнар. "Мирас - 2017" фестивале безгә яңа исемнәр ачты. Гадәти тормышта алар мәктәп укучылары, укытучылар, пенсионерлар һәм студентлар, хуҗабикәләр һәм учреждение җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы эшчеләре, кыскасы, җир, авыл кешеләре. Ә сәхнәдә алар бөтенләй башка тормыш белән яшәүчеләр. Авыл театры - ул талантлар капчыгы, аннан күпме "су" алсаң да саекмый торган төпсез кое. Финал кичә, 30 мартта булды, анда 3 коллектив катнашты.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев