Күптән түгел районда җирле авторларның яңа китаплары чыкты.
"Авылда музей бар..." китабын төзүче Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов аны татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарган. Ул проект, китаптагы кайбер язмалар авторы һәм аның баш редакторы да булып тора. Китап музейны оештыру һәм аның эшчәнлек тарихы турында сөйли. Анда "Авылда музей бар..." һәм аның хезмәткәрләре", "Музей эшчәнлеге һәм аның төп юнәлешләре, "Музей турында шигъри юллар белән", "Музейның нәшрият эшчәнлеге", "Мидхәт Газыймов - музейга нигез салучы һәм аның гаиләсе" һәм "Кушымта" бүлекләре кертелгән. Китап фоторәсемнәр белән бизәлгән, 150 данәдә бастырылган.
Мидхәт Газыймов шулай ук җирле ике авторның шигырьләр китабын бастыру проектлары инициаторы һәм авторы да булып тора. Бу шагыйрә Минниса Нәбиуллинаның татар телендәге "Җирдә яшәү рәхәт инде..." дип аталган яңа җыентыгы. Аның шигырьләре философик мәгънәгә бай, кече ватанының табигатенә һәм матурлыгына дан җырлый. Алар шагыйрәнең иҗатын яратучыларны һичшиксез сөендерер.
"Моя поэзия - души натянутая нить" дип аталган китап дөньяны бик иртә калдырып киткән автор Ильяс Вәгыйзовның мәктәптә укыганда һәм җитлеккән яшьтә язылган шигырьләрен үз эченә алган. Шагыйрьнең шигырьләре җаннарга үтеп кереп, күңелнең нечкә кылларын тибрәтә. Алар кабатланмас, туган якның, табигатьнең матурлыгын ача. Китап 7 шигъри бүлектән тора: "Ностальгия по любимой", "Дивная пора", "Мы с природой одной крови...", "Возвращение домой", "Боль одиночества", "Чудесные годы детства и юности", Стихи о разном". Китапны укып чыкканнан соң бу авторның исеме, һичшиксез, рус телендәге поэзияне яратучы һәр кешегә мәгълүм (ачык) булыр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев