Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Безнең авыл кызы

Ра­йо­ны­быз га­зе­та­сы бит­лә­рен­дә Ак­бү­ре авы­лы­ның ты­рыш, уң­ган, һәрь­як­лап та бул­ган күр­кәм ке­ше­лә­ре һәм үр­нәк га­и­лә­ләр ту­рын­да бик күп мә­ка­лә­ләр дөнья күр­де һәм кү­рә. Мин бу яз­мам­да га­зе­та уку­чы­лар­ны Ак­бү­ре авы­лын­да ту­ып-үс­кән, хә­зер­ге­се ва­кыт­та Чис­тай шә­һә­рен­дә го­мер итү­че Фи­да­ния ха­ным Бик­мө­хәм­мә­то­ва­ның тор­мы­шы, уй-фи­кер­лә­ре һәм ки­че­реш­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­рып үтә­сем ки­лә. Ра­мил һәм...

Ра­йо­ны­быз га­зе­та­сы бит­лә­рен­дә Ак­бү­ре авы­лы­ның ты­рыш, уң­ган, һәрь­як­лап та бул­ган күр­кәм ке­ше­лә­ре һәм үр­нәк га­и­лә­ләр ту­рын­да бик күп мә­ка­лә­ләр дөнья күр­де һәм кү­рә. Мин бу яз­мам­да га­зе­та уку­чы­лар­ны Ак­бү­ре авы­лын­да ту­ып-үс­кән, хә­зер­ге­се ва­кыт­та Чис­тай шә­һә­рен­дә го­мер итү­че Фи­да­ния ха­ным Бик­мө­хәм­мә­то­ва­ның тор­мы­шы, уй-фи­кер­лә­ре һәм ки­че­реш­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­рып үтә­сем ки­лә.

Ра­мил һәм Фи­да­ния Бик­мө­хәм­мә­тов­лар өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр: олы ул­ла­ры - Ра­ил, кыз­ла­ры - Ра­и­лә һәм төп­чек­лә­ре - Рөс­тәм. Га­и­лә җи­теш­сез­лек­лә­рен үт­кә­реп, тор­мыш диң­ге­зе­нең да­выл­ла­рын ера-ера ма­тур итеп, гөр­лә­теп яшәп ят­кан бер ва­кыт­та бу га­и­лә­гә ка­ра кай­гы ки­лә: ул­ла­ры Ра­ил­не мәң­ге­лек­кә югал­та­лар.

Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­га­ч та Ра­ил Ар­мия саф­ла­ры­на ча­кы­ры­ла. Ул сол­дат хез­мә­тен Са­ха­лин ут­ра­вын­да баш­лап җи­бә­рә. Часть­тә тәр­тип, конт­роль ди­гән нәр­сә юк. Мо­ңа офи­цер­лар бар­мак аша гы­на ка­рый­лар. Карт сол­дат­лар яшь сол­дат­лар­ны ни­чек те­ли­ләр, шу­лай җә­бер­ли­ләр, хәт­та җә­за­лый­лар да. Ан­нан кайт­кан сол­дат­ның сөй­лә­ве­нә ка­ра­ган­да, карт сол­дат­лар яшь­ләр­гә ка­ра­та ко­точ­кыч вәх­ши­лек­ләр кы­ла­лар икән. Ра­ил бу часть­тә ал­ты ай гы­на хез­мәт итеп өл­ге­рә. Карт сол­дат­лар аны кый­нап үте­реп, бил ка­е­шы бе­лән агач­ка асып ку­я­лар. Ал­ты ай бу­е­на "дет­лар"­ның вәх­ши­ләр­чә җә­за­лау­ла­ры­на тү­зеп, ба­тыр­лык­ка тиң сол­дат хез­мә­тен үтә­гән Ра­ил Бик­мө­хәм­мә­тов­ның үле гәү­дә­сен "Г­руз-200" цинк та­бут­та Чис­тай­га - ту­ган йор­ты­на кай­та­рып куй­ды­лар. Ан­да­гы мәх­шәр, әр­нү­ләр, үзәк өз­геч кыч­кы­ру, сул­кыл­дау һәм күз яшь­лә­рен сүз бе­лән ге­нә аң­ла­тып бул­мый. 11 тәү­лек­тән соң кайт­кан сол­дат­ның йө­зен кү­рер­гә дип та­бут­ны ач­ты­лар. Лә­кин, ни кыз­га­ныч, "дет­лар"­ның вәх­ши­ләр­чә җә­за­лап үте­рү­лә­рен­нән соң Ра­ил­нең та­ныр­лы­гы кал­ма­ган иде: ку­лы, ка­быр­га­ла­ры сы­нык, ба­шын­да зур яра, тән­нә­ре ка­ра ян­ган, эч­ке ор­ган­нар да җә­рә­хәт­лән­гән. Мәр­хүм­нең ка­бе­ре Чис­тай шә­һә­рен­дә­ге ка­бер­лек­нең ма­тур бер җи­рен­дә кал­кып то­ра.

Дус-ту­ган­нар ки­лә ул

ка­бер­гә,

Хәт­фә үлән яп­кан

өс­лә­рен.

Хо­дай күр­сәт­мә­сен ба­ла хәс­рә­те,

Әр­нет­мә­сен ата-ана

хис­лә­рен.

Шу­шы ва­кый­га­дан соң Бик­мө­хәм­мә­тов­лар га­и­лә­се - әти­се Ра­мил, әни­се Фи­да­ния, кыз­ла­ры Ра­и­лә һәм кия­ү­лә­ре Де­нис, төп­чек­лә­ре Рөс­тәм ба­ла­лар йор­тын­да тәр­би­я­лә­нү­че ятим ба­ла­лар­га, карт­лар йорт­ла­рын­да яшәү­че әби-ба­бай­лар­га һәм хә­зер­ге­се ты­ныч ва­кыт­та сол­дат хез­мә­тен­дә үлеп яки үте­ре­леп кал­ган сол­дат­лар­ның әти-әни­лә­ре­нә аз гы­на бул­са да яр­дәм итү ни­я­те бе­лән хәй­рия кон­церт­ла­ры оеш­тыр­ды­лар. Фи­да­ния ха­ным баш­та кон­церт бе­лән ба­ра­сы авыл­ның авыл җир­ле­ге баш­лы­гы бе­лән элем­тә­гә ке­рә: ни­чә ятим ба­ла бар, ту­мыш­тан ин­ва­лид­лар, сол­дат хез­мә­тен үтә­гән­дә үлү­че­ләр­нең әти-әни­лә­ре - шу­лар са­нын­ча бү­ләк­ләр алып ба­ра (җы­лы сви­тер­лар, чал­бар­лар, аяк ки­ем­нә­ре, коф­та­лар, ха­лат­лар, юр­ган­нар һ.б.). Ә ба­ла­лар йор­ты­на шәх­сән үз­лә­ре - Ра­мил бе­лән икәү ба­рып, тәр­би­я­че­ләр­дән кем­гә нәр­сә ки­рәк­ле­ген со­ра­ша­лар. Кай­ва­кыт алар­ны алыр­га кон­церт­тан кер­гән ак­ча гы­на җит­ми - үз­лә­ре­не­кен ку­ша­лар, мәр­хүм улы­быз Ра­ил­нең өле­ше бу­лыр, ди­ләр. Бы­ел Чис­тай ба­ла­лар йор­ты­на 17000 сум­лык әй­бер­ләр (ба­ла­лар­га) алып бир­де­ләр. Чис­тай ра­йо­ны­ның бер авы­лы­на 19 ке­ше­гә (мох­таҗ­лар­га) әй­бер­ләр алып бар­ды­лар. Сәх­нә бү­ләк бе­лән тул­ды. Авыл хал­кы үзе дә буш кил­мә­гән. Ан­да шун­дый га­дәт-ар­тист­ка (ях­шы бул­са гы­на) ма­тур чә­чәк ат­кан, ма­тур са­выт­лар­га утыр­тыл­ган, өй­дә үс­те­рел­гән гөл­ләр бү­ләк итә­ләр. Фи­да­ния ха­ным­ны гөл­гә күм­де­ләр. Хәй­рия кон­цер­ты бе­лән Чис­тай, Ак­су­бай, Алек­се­евск ра­йон­на­рын­да бул­ды­лар. Якын ара­лар­да Чир­ме­шән, Кук­ма­ра, Яшел Үзән ра­йон­на­ры­на ча­кы­ра­лар, ул як­лар­да бу­лыр­га исәп­лә­ре. Кон­церт­та Фи­да­ния ба­ры үзе иҗат ит­кән җыр­лар­ны һәм бә­ет­ләр­не баш­ка­ра. Аның ин­де 32 җы­ры бар.

Ме­нә шун­дый киң кү­ңел­ле, олы йө­рәк­ле һәм из­ге җан­лы ул без­нең Фи­да­ния. Ту­ган­на­ры­ңа, ба­ла­ла­ры­ңа һәм онык­ла­ры­ңа җы­лы­лык би­рә тор­ган кай­нар йө­рә­ге­ңә та­гын да көч-куәт өс­тәл­сен, кыш­кы тә­рә­зә­ләр­дә­ге би­зәк­ләр­дәй кү­ңе­лең ма­тур, да­ла­дай киң бул­сын. Сау­лык-имин­лек, ак һәм саф бә­хет­ләр ге­нә юл­даш бул­сын иде сез­нең га­и­лә­гә.

Фи­да­ниянең ке­че улы Рөс­тәм­гә ба­гыш­лап языл­ган җы­ры­ның сүз­лә­рен га­зе­та уку­чы­лар­га тәкъ­дим итәм.

ИСӘН БУЛ, СА­БЫ­ЕМ

Бә­хе­те­мә - бә­хет өс­тәп,

Өчен­че ба­ла бул­дың.

Кыш­ның озын

төн­нә­рен­дә,

Улым, дөнь­я­га ту­дың.

Исән бул, са­бы­ем,

Куш: Өме­тем - син ге­нә,

Күр­сәт­мә кай­гы­лар -

Йө­рә­гем бер ге­нә.

Лә­кин яз­мыш без­гә

сай­лап

Бә­хет­ләр­не куй­ма­ган.

Акыл-ки­ңәш­лә­рен би­реп

Абы­ең кит­те як­ты

дөнь­я­дан.

Куш: Әти­не - әни­не

Таш­ла­ма - зур ки­ңәш.

Ба­тыр бул, би­реш­мә,

Югал­ма, эне­кәш.

Үсеп буй­га җи­тәр­сең син,

Та­бар­сың үз юлың­ны.

Ак җәй­мә­ләр юл­ла­ры­ңа,

Иң­нә­ре­ңә ку­ям ку­лым­ны.

Куш: Исән бул, са­бы­ем,

Өме­тем - син ге­нә,

Күр­сәт­мә кай­гы­лар -

Йө­рә­гем бер ге­нә.

Рә­шит РӘ­ХИ­МОВ,

ТР-ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре,

Ак­бү­ре авы­лы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев