Зирекле авыл китапханәсе, музей, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, авыл хатын - кызлар оешмасы бергәләп "Бәхетле гаилә- ил терәге" дип аталган бәйрәм чарасы оештырды.
Бәйрәмебез кунаклары итеп озак еллар бергә гомер итүче юбиляр парлар, күп балалы гаиләләр, ялгыз калып балалар тәрбияләүче хөрмәтле ханымнар чакырулы иде. Иң олы кунакларыбыз 55 ел бергә гомер итүче Гыймадиевлар гаиләсе, гомер буе толлык язмышын күтәреп, сынмыйча-сыгылмыйча балалар тәрбиләп үстергән Миргазова Зәйтүнә апа булды. Чарада кавышуларына 30 ел тулып узган Миннебаевлар, Шакировлар, 25 ел ел бергә яшәүче Садыйковлар, парлылардан калышмыйча, ялгыз язмышка уфтанмыйча балалар тәрбияләүче әниләребез Г.Г.Мостафина,О.И.Сәлахова,Т.В. Пронина да бар иде.
Бәйрәм матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, һәр гаиләнең үз тарихы, бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен Һәр гаиләгә үзенә генә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов тәбрикләде һәм күп балалы тату гаиләләрдә тәрбияләнүче кыз һәм улларның тыйнак, эшкә уңган, җитез һәм сәламәт булып үсүләрен билгеләп үтте. Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина үз чыгышында ялгыз әниләргә изге теләкләрен җиткерде, хөрмәтле кунагыбыз Мидхат абый күптән түгел вафат булган авылдашыбыз Миргазова Зәйтүнә апаның улы Фәнискә багышлап чыгарган бәетен укыды. "Аҗаган" яшүсмерләр клубына йөрүче балаларның биюләрен карадык, матур җырлар тыңладык. Бәйрәмебез хатын-кызлар оешмасы , авыл җирлеге ярдәме белән оештырылган чәй табыны янында дәвам итте.
Әлеге бәйрәм чарасыннан күтәренке күңел белән, оештыручыларга олы рәхмәтләребезне әйтеп таралыштык.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев