Быел да читтә яшәүче авылдашлар белән очрашуга багышлап үткәрелгән "Чишмә агышы -сагыну сагышы" дип исемләнгән чара һәркемнең күңеленә хуш килде.
Шахмайда гомер кичерүче авылдашыбыз Наилә Баһаветдинова, Җиһангирова Зөһрә, Галяветдинова Әлфинур, гармунчы-җырчыбыз Сания апа, Хәйруллина Флүзә, кечкенә йолдызчык Зиләнең матур җырлары, Айсылу, Динара, Нуридәнең дәртле биюләре, җирле шагыйрәбез Ситдыйкова Наиләнең, Саттаров Тимурның шигырьләре, чын күңелемнән чыккан җылы сүзләрем - барысы да авылдашларыбызны балачагына, яшьлегенә алып кайтты. Ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларыбызның күзләрендә шатлык яше иде. Быел читтә яшәүче, 45 ел күрешмәгән Рамил абый Могҗиновның кайтуы да ямь өстенә ямь булды. Ә күрше Шахмай почтасында гомер буе почта мөдире булып эшләгән Роза апаның чыгышы да беркемне дә битараф калдырмады.Ул җылы теләкләрен җыр аша җиткерде.
Быел да түзмәдем, сәхнәдән төшеп, һәрбер авылдашым белән аралашып, хәтер-хатирәләрне яңарттык. Гомер буе авылда яшәүче Рифкать абый, Әгәр тагын бер гомер бирелсә, сез кая яшәр идегез? - дигән сорауга, елмаеп: "Әлбәттә, бу мөмкинлек бирелсә, мин кабат үз туган авылымда гомер кичерер идем", - диде.
Чистайда яшәүче Нәкыя апа: "Һәр көнне, йоклап киткәнче, уемда гына булса да туган авылым урамнарын, туган нигеземне, елга буйларын урап кайтам. Сагынам, бик сагынам, мин дә", - ди ул.
Бәйрәмнең икенче өлешендә, әле яңа гына төзекләндерелгән "Буралы кизләве"ндә чишмә моңына, гармун көйләренә кушылып җырлап-биедек. Саф чишмә суы салып кайнатылган самавырдан чәй эчеп, гомернең иң матур мизгелләрен барладык.
Очрашуга кайткан авылдашларыбыз мәчеткә хәер дә биреп калдырдылар.
Бу бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләре Рамилә һәм Гөлшат апага, химаячеләребез: Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризовка, эшмәкәр Әмир абый Әхсәновка, Хисаметдинова Рәмзия апага һәм Әхмәтова Мәүлия апага рәхмәтебез чиксез.
Аллаһы Тәгалә бу изгелекләрегез өчен үзегезне зурласын. Алдагы тормышларыгыз якты, матур, кабат очрашулар насыйп булсын.
Чишмәләребез һәрва-кыт челтерәп аксын, авылыбыз гөрләп яшәсен.
Рәмзия Мусина,
Чертуш авылы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев