Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бәйрәмне зурладылар

Райондагы православие динендәге халыкның күпчелеге Раштуа бәйрәменең соңгы көнен зурлап үткәрделәр. Райондагы барлык чиркәүдә дә гыйбадәт кылулар гадәттәгедән иртәрәк башланды. Яңа Чишмәдәге Троицк чиркәвендә гыйбадәт кылырга килүче җирле халык арасында районның башка авылларыннан да дин тотучылар бар иде. Лариса ФЕДОРОВА Гыйбадәт кылганнан соң, барлык дин тотучылар бәйрәмне дәвам итү өчен...

Райондагы православие динендәге халыкның күпчелеге Раштуа бәйрәменең соңгы көнен зурлап үткәрделәр. Райондагы барлык чиркәүдә дә гыйбадәт кылулар гадәттәгедән иртәрәк башланды. Яңа Чишмәдәге Троицк чиркәвендә гыйбадәт кылырга килүче җирле халык арасында районның башка авылларыннан да дин тотучылар бар иде.

Лариса ФЕДОРОВА

Гыйбадәт кылганнан соң, барлык дин тотучылар бәйрәмне дәвам итү өчен урта мәктәпкә чакырулы иде: бәйрәм итү ишек төбеннән үк башланды, Архангел чиркәвеннән үзенең мәхәллә халкы белән Георгий атакай да бәйрәм итүчеләргә кушылды. Архангел һәм Черемухово авыл клубларының фольклор ансамбльләре кунакларны шаян җырлары, дәртле биюләре белән каршы алдылар, такмаклар җырлап һәммәсен дә мәктәп бинасына озаттылар. Бәйрәмчә бизәлгән фойеда кунаклар укучылар иҗаты күргәзмәсе белән таныштылар, "Рождественские яства" дип аталган конкурс өчен мәхәллә кешеләре әзерләгән ашамлыкларга бәя бирделәр. Тәкъдим ителгән күп санлы салатлар, бөккәннәр һәм кондитер әйберләр арасында төп игътибар "храм", "рождественская елка" дип аталган тортларга бирелде, "золотой улей", "ромашковая поляна", "родные просторы" салатларына, сәнгать әсәренә караган күк, сокланып карадылар. Оста хатын-кызларны (андыйлар уннан артык) көчле алкышлар астында сувенирлар белән бүләкләделәр. Ә залда барысын да бәйрәм тантанасы көтә иде.

Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Христос туган көнен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Игелекле һәм игелексез кешеләр ролен кызлар һәм малайлар Христос тугач, усал һәм сараннар игелеклегә әйләнәчәк, шушы төнне кабынган Вифлеем йолдызы бервакытта да сүнмәс һәм ышанучыларга (шикләнгәннәргә дә) гомер юлларын яктыртып торачак дигән ышаныч белән башкардылар. Матушка Евгения һәм укытучылар - мәхәллә мәктәбенең ярдәмчеләре Наталья Михеева, Татьяна Лосева җитәкчелегендәге концерт көчле алкышлар астында үтте. Балаларга рәхмәт белдергәннән соң, Петр атакай конкурста җиңүчеләргә бәйрәм открыткалары һәм "Фәрештә" сувенирлары тапшырды. Алар арасында Екатерина Попкова, Александра Лихачева, Татьяна Пузикова, Евгения Якушкина, Татьяна Урядникова, Людмила Попкова, Любовь Чибизова, Валентина Козырева, Зоя Быкова бар иде, мәктәп ашханәсендә оештырылган бәйрәм табыннарында урын алган сый-нигъмәтләрне алар хәзерләгәннәр.

Барысын да район башлыгы урынбасары Наилә Закирова котлады. Ул башка дин вәкиле булуга карамастан, башка диннәрне дә хөрмәт итүен билгеләп үтте, чөнки алар бер-берсенә каршы килми, ә бер максатны күздә тоталар, диде. Бу гасырлар сынавы үткән чынбарлык, без мөселманнар һәм христианнар бер илдә, бер авылда, бер-беребез белән янәшә яшибез. Шулай ук Наилә Мирас кызы бу районкүләм бәйрәмне оештыручыларга һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев