Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан кунаклар булды: тарих укытучысы һәм мәктәп музее җитәкчесе Фәнис Шәфиков үзенең 7 сыйныфта укучы улы Салават белән килгән иде.
- Алар безнең музейга "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" программасы буенча килгәннәр, - дип хәбәр итте редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
- Кунаклар өчен бик кызыклы һәм файдалы экскурсия оештырылды.Алар узган гасырның көнкүреш әйберләре белән таныштылар, фәнни хезмәткәр аларга башка сугышчылар - ватаныбызны саклаучылар белән Смоленск җирендә һәлак булган һәм 2016 елда җәсәде күчереп җирләнгән Сәлих Хамәтҗанов турында сөйләде, шәхси әйберләрен, шул исәптән аның медальонын, Сәлих Әхмәтҗан улының үз кулы белән тутырылган, әйбәт сакланган анкетасын күрсәтте. Салават өчен болар бар да кызыклы иде, ул безнең экспонатларны үз мәктәбендәгеләр белән чагыштырды, аңлатмаларын бирде.
Болар бар да балаларда патриотлык хисен тәрбияләүнең башы.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев