Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

“Ел хатын-кызы“ сайлап алу туры төгәлләнде

20 гыйнварда Архангел Бистәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" район конкурсының икенче сайлап алу туры булып үтте. Компетентлы жюри һәм күп санлы тамашачылар хөкеменә өч номинациядә 9 катнашучы үз чыгышын тәкъдим итте.

Конкурска махсус бизәлгән кунакчыл Архангел МЙ залы тамашачылар белән тулы иде.
"Беренчеләрдән булып сәхнәгә "Хатын-кыз - ана" номинациясендә катнашучылар чыкты. Яңа Чишмәдән өч бала анасы Венера Нурхамәтова кызы белән бергә хореографик композиция башкарды һәм ничек итеп ул үзенең ире белән кыз һәм ул турында хыялланулары, алар тугач, шатланулары, шул хыялның тормышка ашуы турында сөйләде. Чуаш Чабаксарыннан 68 яшьлек ана һәм әби Людмила Удирякова өчен тормышта иң зур бүләк - балалар, оныклар һәм аның гаиләсе. Олы яшьтә булуына да карамастан, Людмила Петровна авыл мәдәният тормышында актив катнашучы, аның җырлар башкару һәм шигырьләр сөйләү осталыгына барлык тамашачылар да инандылар.
Өченче конкурсант белән оныклары таныштырды. Архангел Бистәсеннән Анна Старова, лаеклы ялда булса да, туган авылына һәм хуҗалыкка булышуын дәвам итә. Гади, ачык күңелле кеше, ә оныклары аны бик хөрмәт итә.
"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә чыгыш ясаучылар бишәү иде. Аларның һәркайсы үзенчә, әмма теманың асылын мавыктыргыч һәм кызык итеп, ни өчен алар үз һөнәрләрен язмышка язылган дип исәпләүләрен аңлата алдылар. Архангел Бистәсеннән бозау караучы Наталья Павлюк өчен үзенең туган авылыннан да матуррак, кечкенәдән үк таныш авыл хезмәтеннән һәм шуның белән бәйле һөнәреннән дә якын нәрсә юк. Өстәвенә, спорт белән шөгыльләнү дә тормышына шатлык өсти аның.
Медик Ольга Шилова үзе дәвалаган барлык авыруларны хәтерли һәм ул аларга багышлап үзе язган шигырен дә сөйләде. Ул Картлар йортында медицина хезмәткәре булып эшли. Презентациядә аның эшчәнлеге бар яклап та яктыртылды. Ленино авылыннан Зинаида Кондеевадан бала чагында кем булырга теләве хакында сорагач, "Людмила Зыкина!" дип җавап биргән. Талантлы шәхес, композитор һәм җырлар авторы Зинаида Кондееваның сөйләве һәм җырлары аша тамашачы аның үткән гомерен күз алдыннан кичерде.
Укытучылар нәселеннән Екатерина Бистәсеннән Наталья Денисова чыгыш ясады. Ул тамашачылар өчен һәр чыгарылыш турында, яратып сайланган тормыш юлы турында җылы сүзләр (истәлекләр) белән мавыктыргыч итеп "Үткәнгә сәяхәт" үткәрде. Китапханәче Яңа Чишмәдән Гөлфия Вәлиуллина яратып башкарган һөнәрен шигъри юлларга салып күрсәтте. Алар чыгыш ясаганда гаилә әгъзалары: уллары, кызлары, оныклары, әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә читтә калмаган. Алар сәхнәдә, читтән торып фотода яисә видеода төп ярдәмчеләре булдылар.
Петропавел мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Беляеваның педагогик эшчәнлек алып баруына 2016 елда 40 ел була. Укучылары, аларның ата-аналары һәм барлык авылдашлары өчен ул мәдәният һәм рухиятнең тере гәүдәләнеше булып тора. Мария Михайловнада тәрбияләнүчеләр, популяр кинофильм мотивлары буенча миниатюра күрсәтеп, аны нәкъ менә шул "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә тәкъдим итә алдылар.
Конкурс тәмамлангач, жюри рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм жюри әгъзасы, район Советының даими комиссиясе рәисе Наилә Закирова жюри һәм тамашачылар исеменнән конкурста катнашучыларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев