Гаиләдә китап киштәсе
Һич тә күңелем ачыл- маслык эчем пошса, Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә... Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның иске сәхифәләрен актарам. Г. Тукай
Шагыйрьләр, язучылар китапка дан җырлый. Олылар китаптан җанына азык таба. Укучы бала китабын сердәш итә. Яшь кеше мең дә бер соравына китаптан җавап эзли. Әйе, китап - һәркемнең юлдашы. Ул халыклар белән халыкларны таныштыра. Чорлар арасына күпер сала. Менә шуңа күрә китапны зурлыйлар. Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы.
"Китап уку - гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр" (В.А. Сухомлинский). Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган, күрәмсең. Якыннарын ул: "Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әмма, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый белә башлагач, бу омтылыш кимергә мөмкин. Әлбәттә, хәзер компьютерлар заманы булгач, бала укуга түгел, ә шунда уйнауга күбрәк вакыт сарыф итә. Балаларны китаплар укырга кызыксындыру, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, китапны саклап тоту хисе тәрбияләү максатыннан безнең мәктәптә дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш төрле чаралар үткәрелә. ("Китап сөючеләр бәйрәме", "Иң күп китап укучы", "Иң матур шигырь сөйләүче бәйгесе", "Әкиятләр дөньясында" һ.б.). Мондый бәйрәмнәргә китапханәчеләр, әти-әниләр дә чакырыла. Шулай ук укучылар укытучылар белән район китапханәсендә үткәрелгән төрле чараларда катнашалар. Китапханәчеләр яңа китаплар белән таныштыралар, китап уку кагыйдәләренә өйрәтәләр, уеннар үткәрәләр.
2012 нче ел Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан класстан тыш үткәрелгән чараларда китап басу тарихы, беренче кулъязма китаплар барлыкка килүе, Татарстандагы китапханәләр турындагы мәгълүматлар җыю балаларны бик тә кызыксындыра.
Гаиләдә дә китапка мәхәббәт, сакчыл караш, матур әдәбият укуга кызыксыну тәрбияләү бик зур әһәмияткә ия. Гаиләдә балалар өчен китап киштәсе булдыру балаларның укуына, фикерләүләренә бик зур йогынты ясый.
Ата-аналар өчен киңәшләр:
- Китап белән кызыксынуны кече яшьтән үк тәрбияләгез;
- Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар алырга тырышыгыз;
- Күбрәк бергәләп укырга тырышыгыз;
- Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз;
- Балагызга китап авторы турында сөйләгез;
- Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз;
- Гаиләгез китапларын саклап, балагызда китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез.
Халык телендә: "Китап - белем чишмәсе", "Китап - кешенең дусты" дигән мәкаль - әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!
Гүзәлия
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев