Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

“Гасыр абыстае”бәйгесе

28 нче февраль көнне Яңа Чишмә мәчетендә хатын-кызлар арасында "Гасыр абыстае" район бәйгесе булып узды. Анда район авылларыннан (җиде) барлыгы 29 мөслимә катнашты.

Бәйгене район мөхтәсибе Илгиз Әшрапов башлап җибәрде. Мөслимәләребез чыгышына бәя бирер өчен Чистай шәҺәреннән имамнар чакырылган иде. Татарстан Мөслимәләр берлегенең Яңа Чишмә районы Мөслимәләр берлеге рәисе Рамилә Вәлиуллина сүз алып, катнашучыларны бәйгенең тәртибе белән таныштырды.
Бәйге башланып китте. Бер-бер артлы һәр мөслимә беренче итеп үзе белән таныштырды, аннан кул эшләрен, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Икенче этапта яттан Коръәннән сүрәләр әйтелде, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча һәр катнашучы 5әр сорауга җавап бирде. Ярыш-бәйге 2 сәгать дәвам итте.
Бәйгегә йомгак ясалганнан соң "Гасыр абыстае" исемен түбәндәге мөслимәләр йөртә алуы мәгълүм булды. Алар: Сөлчәбаш авылыннан- Рәйханә Зартдинова, Яңа Чишмә авылыннан - Җәннәт Хәсәнова, Гөлүсә Камалетдинова, Шахмай авылыннан - Розалия Галәветдинова, Рәйханә Исхакова, Зирекле авылыннан - Рузалия Ногманова, Фәйрүзә Шакирова. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм мультиваркалар тапшырылды. Барлык катнашучы мөслимәләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйгедән соң мөслимәләр бәйрәм табыны янында бергәләшеп, аралашып чәй эчтеләр.Сый - нигъмәт тулы табыннар әзерләүче хатын-кызларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.
Рамилә Вәлиуллина, Акбүре авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев