Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Изгеләндерелгән суның могҗизалы көче

19 гыйн­вар­да пра­вос­ла­вие ди­нен­дә­ге­ләр­нең Из­ге бәй­рә­ме - Кре­ще­ние. Чир­кәү­ләр­дә до­га­лар укый­лар, Ал­лаһ­ка ял­ва­ра­лар, ан­нан хрис­ти­ан­нар из­ге­лән­де­рел­гән бә­ке­гә чу­ма­лар. Из­ге­лән­де­рел­гән су­ның мог­җи­за­лы кө­че бар, өч көн дә­ва­мын­да аны бай­так алып ка­ла­лар. Из­ге­лән­де­рел­гән су­ны аз-аз­лап ел әй­лә­нә­се­нә эчәр­гә мөм­кин, биг­рәк тә сыр­хау­лап тор­ган­да, авыр­ган­да. Өй­лә­ре­нә, эш урын­на­ры­на су бөр­кеп чы­га­лар. Из­ге су­ны...

19 гыйн­вар­да пра­вос­ла­вие ди­нен­дә­ге­ләр­нең Из­ге бәй­рә­ме - Кре­ще­ние. Чир­кәү­ләр­дә до­га­лар укый­лар, Ал­лаһ­ка ял­ва­ра­лар, ан­нан хрис­ти­ан­нар из­ге­лән­де­рел­гән бә­ке­гә чу­ма­лар. Из­ге­лән­де­рел­гән су­ның мог­җи­за­лы кө­че бар, өч көн дә­ва­мын­да аны бай­так алып ка­ла­лар.

Из­ге­лән­де­рел­гән су­ны аз-аз­лап ел әй­лә­нә­се­нә эчәр­гә мөм­кин, биг­рәк тә сыр­хау­лап тор­ган­да, авыр­ган­да. Өй­лә­ре­нә, эш урын­на­ры­на су бөр­кеп чы­га­лар. Из­ге су­ны су­лык­лар­дан гы­на тү­гел, кран­нан да агы­зып алыр­га мөм­кин.

Ра­йон хал­кы кай­лар­да бә­ке­дә ко­е­на ала соң? Ле­ни­но авы­лын­да "И­ва­на Ку­па­ла" чиш­мә­сен­дә ко­е­ныр­га мөм­кин. Кре­ще­ние бәй­рә­мен­дә би­ре­гә Чис­тай­дан ру­ха­ни ки­лә. Рус. Волчья Бис­тә­сен­дә дин то­ту­чы­лар "Цент­раль­ный" чиш­мә­сен­дә ко­е­на ала­лар. Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­да яшәү­че­ләр Кре­ще­ни­е­не "Е­ка­те­ри­новс­кий" чиш­мә­се янын­да кар­шы­лый­лар, ар­хан­гел­лы­лар 19 гыйн­вар көн­не Шуш­ма ел­га­сын­да ко­е­на ала­лар. Яңа­чиш­мә­ле­ләр исә Ека­те­ри­нов­ка чиш­мә­сен­дә ко­е­ныр­га яра­та­лар. Бәй­рәм тө­нен­дә - 18 гыйн­вар­да мон­да бәй­рәм хөр­мә­те­нә мас­са­кү­ләм ра­йон ча­ра­сы да оеш­ты­ры­ла­чак.

Автобус 118 нче ҺУ яныннан 23.00 сәгатьтә кузгалып китә.

Ә хә­зер бер­ни­чә ки­ңәш: дө­рес итеп ни­чек бә­ке­гә ке­рер­гә соң? Бе­рен­че­дән, исерт­кеч эчем­лек­ләр эчәр­гә һич ке­нә дә яра­мый, бу йө­рәк­кә кур­кы­ныч ту­ды­ра. Икен­че­дән, бә­ке­гә кер­гән­че, өше­мәс өчен, ал­дан ук ма­ши­на­да яи­сә нин­ди дә бул­са би­на­да чи­ше­не­гез, яла­на­як­ка итек, ко­е­ну кос­тю­мы өс­тен­нән өс­ке ки­ем ки­е­гез. Бә­ке янын­да сез­не бе­рәр та­ны­шы­гыз зур ко­ры сөл­ге бе­лән кө­теп тор­сын, юеш ки­е­ме­гез­не са­лыр­га һәм тән­не сөр­тер­гә бу­лыш­сын. Ки­ем­нә­ре­гез­не ки­е­гез һәм кай­нар чәй эче­гез. Бә­ке­гә си­кер­гән­дә су­ык­тан көч­ле аваз­лар чы­гар­мас­ка ки­рәк. Бу эш аң­лы рә­веш­тә баш­ка­ры­ла, до­га­лар укып, ты­ныч кы­на чу­мып чы­гу мәс­ли­хәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев