9 майда Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә районында ел саен үтә торган "Үлемсез полк" йөреше оештырыла.
Бу көнне иртәнге сәгать 9 да барлык торак пунктларда бәйрәм тантаналары уза, район үзәгендә исә тантаналы митинг сәгать 11 дә башлана.
"Үлемсез полк" йөрешендә катнашучы учреждение коллективлары унынчы яртыда (9.30) гимназия янына җыела, хәрби һәм ретротехника сәгать 10 да редакция яныннан кузгалып Ленин урамы буйлап хәрәкәт итәчәк. Техника колоннасы артыннан "Үлемсез полк" барачак.
Митингтан соң хакимият бинасы каршындагы паркта халык күңел ачачак, аннан - яңа паркта спорт ярышлары, бәйрәм концерты, дискотека булачак, кичке сәгать 10 да бәйрәм салюты биреләчәк.
Яңачишмәлеләрне һәм район халкын Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрне саклау һәм онытмауны күздә тоткан "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга чакырабыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев