Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мөнәҗәтләр кичәсе

Чаллы Башы АМЙ-да "Мөнәҗәтләр кичәсе" дип аталган район конкурсы булып үтте, аны "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

Сәхнә түренә бер-бер артлы башларына ак яулык япкан мөлаем хатын-кызлар һәм яшь кызлар - мөнәҗәтләр башкаручылар күтәрелде.
Чертуштан Хәсәнова Наилә (1 урын), Чаллы Башыннан Шакирова Разыя (2 урын), Тубылгы Таудан Лотфуллина Минзифа (2 урын), Зирекледән Сөләйманов Мансур һәм Гайшә (3 урын), Акъярдан Хәйруллина Рузилә (3 урын) һ.б. аеруча дулкынланып һәм горурланып чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучыларны жюри әгъзалары: Акбүредән Салисә Мотыйгуллина, Мөнәвәрә Нуриева һәм Зирекледән Ильяс хәзрәт бәяләде. Мөнәҗәтләрнең барысы да чын күңелдән, бик матур һәм моңлы итеп башкарылды, игелеклелек, өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре уятты, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк, дигән фикер дә туды.
Мөнәҗәтләрне, әби-бабаларыбызның нинди уйлар белән яшәвен яшь буынның белүе кирәк.
Хатын-кызларның чыгышын тыңлаганнан соң, без татар фольклорының борынгы һәм популяр жанрларының берсе булган мөнәҗәтләрнең үткәндә калмавына, актуальлеген югалтмавына тагын бер кат инандык. Алар бүген дә туып тора, җәмгыятьтә барган вакыйгаларны чагылдырып, кешеләрнең уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен әйтеп бирәләр. Чынлап та, һәрбер мөнәҗәт кайгы-хәсрәт, уйлану, фикер йөртү, авыр кичерешләр, дөнья мәшәкатьләре белән сугарылган. Ишеткәннәрдән чыгып, "Җаннарыбыз- күңелләребездә өмет сүнмәсен, ил-көнебез имин булсын!" дип кычкырасы килә.
"Мөнәҗәтләр кичәсе"ндә катнашучыларның һәммәсенә котлау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чаллы Башы авылы мәчете чараның иганәчесе булды. Ярдәмнәре өчен аларга бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев