Музейда икенче Корбан мәҗлесе
3 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда икенче тапкыр Корбан мәҗлесе үткәрелде.
Очрашуга Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Зирекледән кунаклар чакырылган иде. Корбан ашы-мәҗлесендә 35 кеше катнашты. Бу чараның матди ягын Ханнанова (Аймалиева) Мөслимә Насыйбулла кызы үз өстенә алды, Зирекле халкы аңа ярдәм итте. Мәҗлестә Кадыйров Хаҗи абый вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре укыды.
Кунаклар бәйрәмнән канәгать калып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев