Реклама
Мәдәният һәм сәнгать
Музейда яңа очрашуларга кадәр
Уку елының беренче чиреген уңышлы тәмамлаган көнне, ягъни 2 ноябрьдә, Зирекле лицееның 1 - 4 сыйныф укучылары ел да үткәрелә торган традицион бәйрәмгә - дәрес-экскурсиягә музейга килделәр. Бу бәйрәм мәктәптә уздырылган Уңыш бәйрәменең дәвамы буларак үткәрелде. Без дә музейда әби-бабайларыбызның киемнәре - күлмәк-алъяпкычлары, калфак, беләзекләре, чулпылары, читекләре, түбәтәйләре белән таныштырдык....
Уку елының беренче чиреген уңышлы тәмамлаган көнне, ягъни 2 ноябрьдә, Зирекле лицееның 1 - 4 сыйныф укучылары ел да үткәрелә торган традицион бәйрәмгә - дәрес-экскурсиягә музейга килделәр.
Бу бәйрәм мәктәптә уздырылган Уңыш бәйрәменең дәвамы буларак үткәрелде. Без дә музейда әби-бабайларыбызның киемнәре - күлмәк-алъяпкычлары, калфак, беләзекләре, чулпылары, читекләре, түбәтәйләре белән таныштырдык. Һәр экспонатны укучыларга күрсәтеп, кем киеп йөргән, кем теккән яки ул әйбер кемнеке булган, ничек тегелгән - һәммәсен балаларга җиткерергә тырыштык. Алар бит керосин лампасында яки чыра яктысында чигелгән, тегелгән, ясалган! Агач, күмер, тимерчыбык, тоташ чуеннан ясалган үтүкләр белән үтүкләгәннәр, чиста, пөхтә итеп әбиләребез, бабайларыбыз ашка, мәҗлесләргә йөргән! Мәсәлән, 17 яшьлек Гарифуллина Сәхипҗамал кияүгә чыгар алдыннан 1900 елны үзе балаитәкле, шләпүрле бик матур сары материалдан туй күлмәге теккән. Аны күреп балалар да, укытучылары Садыйкова Венера Исхак кызы, Сибгатуллина Энҗе Тәбрис кызы да сокландылар. Кул белән теккән дә димәссең. Камалова Гөлсирәнең ак бисер белән теккән-чиккән калфагы гына да ни тора! Аны Гөлсирә Гаяз кызының әбисе 1920 елларда ук киеп йөргән. Керосин лампалары, үтүкләр, чулпылар, әбиләребезнең күлмәк-алъяпкычлары, колакалкалары, 1950 нче елларда без кулланган түгелми дип йөрткән кара савытлары һәм каләмле ручкалар, алтын ука белән чигелгән түбәтәйләр - һәммәсе дә укучыларда кызыксыну уятты.
Сыйныф җитәкчеләре һәр әйбернең тәрбияви ягына, чисталыкка-пөхтәлеккә этәрүенә өстәмә мәгълүмат биреп бардылар. Бәйрәмгә кадәр, шушы максатны күздә тотып, 2нче һәм 3нче сыйныфлар җитәкчесе Әлфия Хәлфәт кызы Гайфетдинова үз укучыларын махсус музейга алып килде, чөнки лицейда узган Уңыш бәйрәме дә татар халкының милли киемнәренә, ашамлыкларына, бәйрәмнәренә нигезләнгән иде. Укучыларның музейдагы киемнәргә киенгән "апа-әбиләрне" сәхнәләштерүе дә ямьле, уңышлы чыкты.
Әңгәмә-экскурсия беткәч, укучыларга музей да кайнар бәрәңге, чәй, тәм-томнар тәкъдим итте. Бәйрәм булгач, һәр балага күчтәнәчләр дә әзерләнде һәм тапшырылды.
Шаулап-гөрләп, күңелләре тулып, балалар таралышты. Музейда яңа очрашуларга кадәр. Килегез, рәхим итегез.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев