Парлап яшик әле бу дөньяда
15 май Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Шахмай мәдәният йортында 11 нче май көнне яңа өйләнешүче гаиләләр белән бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Бәйрәмебездә 4 яшь гаилә көч сынашты. Алар үзләренең җыр-моңга, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, уеннарда һәм конкурсларда да сынатмадылар. Бәйрәм ахырында жюри нәтиҗә ясап, Мәдәният йорты исеменнән һәр гаиләгә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен Әхсәнов Әмир абыйга һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә.
Гөлнара САБИРОВА, Шахмай авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев