Июнь башында Петропавел мәктәбе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Юбилейга чаклы аның эчендә шактый җанлану сизелде - чакырулар таратылды, концерт программасы хәзерләнде.
Педагог - ветераннар очрашуны дулкынланып көттеләр. Ниһаять, төсле шарлар һәм әләмнәр белән бизәлгән мәктәпкә кайчандыр парта артларында утырган укучылар җыелды.
Мәктәп кунакчыл төстә киң итеп ишекләрен ачты: мәктәпнең матурлыгын күреп, күп буын укытучылар һәм укучылар керткән күркәм традицияләрне дәвам итеп, биредә уку бәхетенә ирешкән бүгенге укучыларны күреп сөенү өчен һәркемне мәктәпнең эченә чакырды.
Бәйрәмчә бизәлгән фойеда теләүчеләр үткәнгә кайта - "тантананың сәбәпчеләре" фотоелъязмасыннан төзелгән төрле елларның фоторәсемнәрен карый алдылар.
Мәктәп юбилеена төрле елларда аны тәмамлап чыгучылар чакырылды, араларында "Казанский медик" газетасы редакторы, КДМУ-ның "Сәламәтлек сагында менеджмент" кафедрасы доценты Любовь Уманская, Ижау шәһәреннән "Красноармейская -88" ТМШ идарәсе рәисе Александр Петров, РФ елга регистры министры урынбасары Василий Ружьев һәм Рәсәйнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр, әлбәттә инде, белем бирү учреждениесенә нигез салган педагогик хезмәт ветераннары бар иде.
Район җитәкчелеге исеменнән мәктәпне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев котлады. - Шушы мәктәп стеналары эчендә районның һәм авылларның лаеклы кешеләре укып чыккан, - дип билгеләп үтте Валентина Семеняк. - Мәктәп тәмамлаучылар арасында кемнәр генә юк: табиблар, укытучылар, юристлар, агрономнар, зоотехниклар, механизаторлар, тәрбиячеләр, программистлар, икътисадчылар, хәрби кешеләр - бик күп һөнәр ияләре. Күпләре туган яктан читтә - илебезнең төрле төбәкләрендә һәм читтә дә үз хезмәтләре белән туган мәктәпләрен данлап яшиләр. Үз язмышларын туган як белән бәйләүчеләр дә байтак, - диде ул. Александр Еронтьев исә үз чыгышында мәктәпкә иҗади дәрт, укытучыларга иҗат уңышлары теләде.
Күп санлы кунаклар җылы котлауларын ирештереп, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Алар бертавыштан үзләрен мәктәпне ярату берләштерүен билгеләп үттеләр. Чөнки "мәктәпнең данлы үткәне, хәзергесе һәм якты киләчәге" бар.
Петропавел мәктәбен тәмамлаган вокалчы Любовь Мироненко катнашында "Цветень" вокаль коллективы, РМЙ-да вокалчы Анна Суворова, Петропавел мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Соловьева, шулай ук мәктәп укучылары бик матур чыгыш ясадылар.
Очрашу мәктәп бинасында бәйрәмчә хәзерләнгән өстәлләр янында дәвам итте, кабат хатирәләргә, укытучылар белән аралашуга чумдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Тантанага әзерләүдә һәм үткәрүдә актив хезмәттәшлек һәм ярдәм итүе өчен Петропавел башкарма комитет җитәкчесе Дмитрий Никитинга зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук химая ярдәме күрсәткән җитәкчеләргә: "Троицкнефть" ҖЧҖ генераль директоры Ю.В.Смыковка, КФХ җитәкчеләре Н.А.Скоковка, А.А. Савельевка, Ф.Р. Вәлиевка да рәхмәт белдерәбез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев