Мәдәният һәм сәнгать
РМЙ сәхнәсендә – чын талантлар
717
0
0
Республикада "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең төрле елларда җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган катнашучылары Яңа Чишмә районында көн дәвамында ике концерт куйдылар.
Шушы республика фестивален талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге директоры , фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкли. Шундый гастроль туры бөтен республика буйлап үтә.
Башта иҗат төркеме Ленинода күп функцияле үзәктә чыгыш ясаса, кичен Яңа Чишмә РМЙ сәхнәсендә бик матур концерт бирделәр.
"Йолдызлык" фестивале 1998 елдан бирле эшләп килә һәм ул Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла. Яңа Чишмә тамашачылары республикабызның чын талантлары чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Күбесе бүгенгесе көндә Мәскәү, Казан һәм чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Алар урыс, татар, инглиз һәм итальян телләрендә җырлар башкардылар. Араларында Илгиз Зәкиев, Александра Бушуева, Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Алексей Родионов, Зәринә Бикмуллина, Рузиль Гатин һ.б. бар иде. Үзебезнең "Родничок" һәм "Шешминка" ансамбльләре дә шушы талантлар арасында югалып калмадылар, матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов күркәм чыгышлардан соң бөтен иҗат төркеменә зур рәхмәтләр җиткерде. "Бу фестиваль республикабызның барлык почмакларында да сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итә һәм без бүген чын талантлар чыгышын күрә, тамаша кыла алдык", - дип ассызыклады. Артистларга яңа иҗат уңышлары теләп, ул Дмитрий Тумановка һәм концертта чыгыш ясаган фестивальнең җиңүчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Дмитрий Туманов Яңа Чишмә җирендә җылы каршылаганнары өчен рәхмәт белдерде, бездә бик шәп сәнгать мәктәбе төзелүен (республикада алар санаулы гына) билгеләп үтте. Ул Яңа Чишмә районындагы сәләтле балаларны ачыклап ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев