Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сәләтле балалар ишәя

Кичә, 21 октябрьдә, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныфка багышлау тантанасы булып үтте. Быел Яңа Чишмә БСМ-нә 68 бала беренче сыйныфка кабул ителгән. Шуларның күпчелеге - 27 бала хореография классын сайласа, 20 укучы сәнгать классына кергән. Алты бала соло җырларга, бишәр бала гитара һәм тынлы уен коралларында, өч бала фортепиано һәм...

Кичә, 21 октябрьдә, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныфка багышлау тантанасы булып үтте.
Быел Яңа Чишмә БСМ-нә 68 бала беренче сыйныфка кабул ителгән. Шуларның күпчелеге - 27 бала хореография классын сайласа, 20 укучы сәнгать классына кергән. Алты бала соло җырларга, бишәр бала гитара һәм тынлы уен коралларында, өч бала фортепиано һәм ике укучы баянда уйнарга өйрәнә башлаган.
Балаларының нигә өйрәнгәнен күрергә һәм ишетергә килгән әти-әниләр сәнгать мәктәбенең актлар залын тутырган иде. Карыйсы нәрсәләр дә бар иде: җырларны һөнәри диярлек осталык белән башкару, гитарада, баянда, фортепианода хатасыз уйнау, биючеләрнең ритмны тоемлавы - гадәти баланы ике айда гына боларга өйрәтү кыен. Димәк, БСМ-нә сәләтле балалар килә һәм педагоглар аларның сәләтен үстереп, сәнгатькә мәхәббәт уяталар. Чара бик күңелле, актив узды, мәдәниятле булу да ярылып ята иде.
-Балаларны мәдәниятле булырга өйрәтү, матурлыкка мәхәббәт уяту - бу безнең максатыбыз, - дип сөйләде чарадан соң БСМ директоры Ирина Слимова. -Шунысы сөенечле, район җитәкчеләре безне аңлап эш итәләр, безнең балаларыбыз өчен иркен яңа сәнгать мәктәбе төзүне планлаштыралар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X