Реклама
Мәдәният һәм сәнгать
Спорт бәйрәме
Балаларны сәламәт, көчле, акыллы итеп үстерү - һәр мәктәпкәчә учреждениенең бурычы. Чынлап та балалар бакчасында күңелле шөгыльләр, мавыгулар, шау-шулы бәйрәмнәр, ярышлар, кызыклы уеннар һәм аттракционнардан башка баланың тормышын күз алдына да китереп булмый. Берәүләр биредә зиһенен үткенләсә, икенчеләр тапкырлыкка өйрәнә, өченчеләр иҗади хыялын үстерә. "Чишмә" балалар бакчасында "Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла"...
Балаларны сәламәт, көчле, акыллы итеп үстерү - һәр мәктәпкәчә учреждениенең бурычы. Чынлап та балалар бакчасында күңелле шөгыльләр, мавыгулар, шау-шулы бәйрәмнәр, ярышлар, кызыклы уеннар һәм аттракционнардан башка баланың тормышын күз алдына да китереп булмый. Берәүләр биредә зиһенен үткенләсә, икенчеләр тапкырлыкка өйрәнә, өченчеләр иҗади хыялын үстерә.
"Чишмә" балалар бакчасында "Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла" дигән девиз астында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дигән бәйрәм үткәрелде. Бу девиз баланың сәламәтлеген тугач ук кайгырту, ныгыту зарурлыгын ассызыклый.
Тәрбиячеләр Наталья Коновалова, Фирдәүсә Кубиева, Татьяна Хәйретдинова шушы гыйбарәне ачыкларга тырыштылар. Очрашу спорт һәм танып белү ярышлары формасында үтте. Бу ярышларда 3 гаилә: Карповлар, Рамазановлар һәм Шәйхетдиновлар катнашты. Барлык ярышлардагы кебек үк, биредә дә компетентлы жюри эшләде, конкурсларга лаеклы бәя бирелде. Эстафеталар төрле спорт уеннарыннан торды. "Шарны өреп кабарт", "Капчык киеп йөгерү" кебек уеннар, "Кем үз баласына тизрәк йогурт ашата", "Спорт темасына табышмак" конкурслары оештырылды.
Әтиләр, әниләр һәм аларның балалары биремнәрне тиз башкардылар. Әти-әниләр һәм чакырылган кунаклар "Кечкенә үрдәк бәбкәләре" биюен башкаруда (разминка) үз осталыкларын күрсәттеләр. Әти кешеләр балаларын киендерүдә ярыштылар. Өйгә бирем -"Сәламәт яшәү рәвеше" темасына реклама хәзерләү иде. Өч команда да тырышкан, жюри әйбәт бәяләде. Конкурс азагында катнашучылар бар да призлар алды. Өч гаилә дә эрудицияле, спорт яратучы музыкаль гаилә дип танылды. Уен нәтиҗәләреннән бар да канәгать калды.
Үз исемемнән спорт конкурсында катнашкан өч гаиләгә: Ольга һәм Александр Карповларга, Алинә һәм Радик Рамазановларга, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновларга рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә озын гомер, олы бәхет, сәламәтлек һәм һәр эшегездә уңышлар телим.
Наталья
КОНОВАЛОВА,
"Чишмә" балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев