"Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее" филиалы үзендә кунаклар кабул итте. Халыкара чәй көненә багышлап үткәргән "Чәегез тәмле булсын!" кичәсендә Чаллы Башы авылыннан "Талир тәңкә" ансамбле катнашты.
Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Элегрәк алтын бәрабәренә торган такта чәйләрне әби - бабаларыбыз бик яратып эчкән. Ә Г. Тукай, Ф. Әмирхан заманындагы Кытай, Һинд чәйләре, Казан чәйханәләре тарихта югалмас эз калдырган. Чәй - татарның йөзе. Ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала. Менә шуңа күрә дә чәй бәйрәменә җырга-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста артистларыбыз - "Талиртәңкәлеләр"не чакырдык. Кичә бик кызык һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. Артистларыбыз чәйгә багышланган сорауларга да, табышмакларга да дөрес җавап бирделәр. Катнашучыларыбыз һәм тамашачылар башкарган "Утыр әле яннарыма", "Чәй эчәбез бергәләп" җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Бар кешегә дә "Дустыңның кем икәнлеген әйтсәң, синең кемлегеңне әйтермен" дигән мәкаль таныш. Бүген психологлар, нинди чәй эчүенә карап, кешенең холкын белеп була дип әйтәләр. Кичә барышында без дә, нинди чәйгә өстенлек бирүләренә карап, "Талир- тәңкәлеләр"нең характерын әйтеп бирергә тырыштык.
Салкын чәй эчә Салават,
Без салкынны эчмибез.
Шуңадыр да күпме гомер
Тарихтан гел төшмибез.
Чәй эчегез,чәй эчегез,
Чәй эчегез бал белән.
Иртә - кичен, көндез-
төнен
Чәй эчү дәва, диләр.
Нинди чәй эчү чәйнектән башка үтсен ди. Шуңа күрә соңгы уеныбыз "Күңелле рәссамнар" дип аталды. Стенага беркетелгән ватманга уенчыларыбыз, бер-бер артлы чыгып, чәйнек рәсемен ясадылар. Юмор хисенә бай, җор телле икән безнең күрше авыл артистларыбыз.
Әлбәттә, чәй бәйрәменең иң кульминацион минуты "Талир тәңкә" үзешчән артистларының чыгышы булды. Коллективның җырлы биюе, ялгыз һәм парлы җырлар, мәзәк сүзләр, биюләр барысы да тамашачыга бик ошады. Хәтта Гыйрфанова Гөлфәния апа түзмәде, олы яшьтә булуына карамастан, чыгып матур итеп башкорт биюен башкарды. Кунакларның дустанә мөнәсәбәтен, бер-берсен хөрмәт итүләрен күргәч, болар эшли дә, яши дә беләләр икән дигән фикердә калдык.
Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Ахырдан кунаклар да, тамашачылар да филиал мөдире - әлеге юллар авторына шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Менә шулай, Кытайда яралып киткән чәй эчү традицияләре өч гасыр элек безнең илдә дә таралган, ә бүгенгесе көндә без ансыз үзебезнең табынны күз алдына китерә алмыйбыз. Әйдәгез, дуслар, киң дөньяда дус - тату яшәп, кеше нинди диндә, нинди милләттә булуына карамастан, бер-беребезне якын итеп, хөрмәтләп, кайнар чәйләр белән генә сыйлашып яшик әле.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев