Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Выля, хуткупас!“ (“Уйна, гармун!“)

10 июньдә Яңа Чишмәдә VII чуаш халык иҗаты республика фестиваль - конкурсы булып узды.

Фестивальгә Самара өлкәсеннән (1 район) һәм Татарстанның 12 районыннан катнашучылар килгән иде. Кунакларны бик җылы каршыладылар: Яңа Чишмәдә әлеге районнардан килгән чуаш милләтеннән булган байтак кеше яши һәм эшли. Алар икенче туган җирләренә әйләнгән Яңа Чишмә җирендә үз якташларын каршы алдылар. Районның төп халкы да аларга карата бик кунакчыл булды. Барлык катнашучыларны һәм район кунакларын район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләде.
Чуаш халык иҗатының "Выля, хуткупас!" дип исемләнгән VII республика фестиваль - конкурсын Чуаш Чабаксарында туган, оештыру комитеты рәисе Артем Носков ачып җибәрде. "Шешминка" ансамбленең яшь катнашучылары башкаруында чуаш халык биюе фестивальдә катнашучыларга дәрт өстәде. Ә аннан тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә конкурста катнашучылар - танылган һәм яшь музыкантлар, җырчылар, такмак җырлаучылар күтәрелде.
Нурлаттан килгән баянчылар Василий Абрамов, Иван Павлов, Чистайдан җырлар иҗат итүче Лидия Молоствова, Чирмешәннән "Чишмә" ансамбле белән Александр Ефимов, Әлмәттән "Дуслык" фольклор ансамбле, Чуаш Чабаксарыннан "Илем" ансамбле белән Петр Носков, Нурлаттан 13 яшьлек Дмитрий Капитонов һәм башка бик күпләр 4 сәгать дәвамында көч сынаштылар.
Катнашучыларның яше төрле иде: фестивальдә Нурлаттан килгән үзе гармунда уйнап такмаклар җырлаган 84 яшьлек Зиновий Будяшкиннан алып Аксубайдан килгән 10 яшьлек гармунчы малай Даниил Еремеевка чаклы төрле яшьтәгеләр ярышты. Катнашучылар 1, 2 һәм 3 дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар, иң шәп башкаручылар бүләкләргә тиенде. Жюри әгъзалары: Яңа Чишмә БСМ укытучысы Любовь Коновалова, "Янра Юра" төркеме солисты Александр Сорокин һәм жюри рәисе җырчы Вячеслав Христофоров фестивальнең җиңүчесен бик җиңел билгеләделәр: Аксубай районыннан килгән " Урмандеево әбиләре" ансамбле җитәкчесе Эдуард Ильин фестивальнең гран-приена лаек булды. Конкурста катнашучылар һәм тамашачылар җиңүчене хуплап көчле алкышларга күмделәр.
Жюри рәисе фестивальдә катнашучыларны, чын-чынлап халык бәйрәмен, үзенең җыры белән котлады.
Фестиваль көн буена сузылды. Яңа Чишмәнең үзәк урамында матур чуаш милли киемнәре кигән, гармун, балалайка күтәргән кешеләрне очратырга мөмкин иде. Алар урамнан төрле телләрдә җырлар җырлап, гармун тартып уздылар, аларны очраткан кешеләр сәламләп уздылар, аралашучылар да байтак булды.
Ә РМЙ каршындагы мәйданда Чуаш Чабаксарыннан килгән "Илем" ансамбле чыгыш ясады, чуаш фольклорын үз итүчеләр бихисап булып чыкты.
Самара өлкәсеннән килгән катнашучы Галина Паштыкова безгә биргән интервьюсында яңачишмәлеләрнең фестивальне әйбәт оештыруларын һәм җылы кабул итүләрен билгеләп үтсә, Бөгелмәдән килгән "Мерчен" ансамбле әгъзасы Яңа Чишмәнең матурлыгына һәм яңачишмәлеләрнең кунакчыллыгына соклануын белдерде, алар безнең өчен "Рябинушка" урыс җырын башкардылар.
Фестивальне әйбәт оештыру оештыручылар һәм аларның ярдәмчеләреннән тора. VII чуаш халык иҗаты республика фестиваль - конкурсының оештыру комитеты рәисе Артем Носков район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк үз чиратында фестивальне үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен район үзәге мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективларына, үзәк китапханә һәм клуб системасы, БЯСМ, РҮХ, районның барлык иҗат коллективларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шул ук көнне кичен Чуаш Республикасының халык, ТРның атказанган артисты Вячеслав Христофоров һәм "Янра Юра" чуаш ансамбле Яңа Чишмә мәдәният йортында дулкынланган тамашачылардан тулы зал җыйдылар.
Лариса ФЕДОРОВа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев